Укучыларымның иҗаты

Дустыма ачык хат

Дустыма ачык хат

Исәнме, сыйныфташ дустым, исемеңне күрсәтмичә генә, сиңа һәм башка дусларыма атап, ачык хат язарга булдым.

Мине һаман бер уй борчый. Синең белән шул турыда сөйләшергә телим. Хәтерлисеңме, без әдәбият дәресендә “Яшәү яме әхлаклы булуда” темасына төрле чыгышлар ясаган идек. Син сөйләгәннәр, тормышка карашың ул чакта безнең барыбызны да нык уйландырды. Минем шуңа охшашлы фикерләрне башкалардан да ишеткәнем бар иде.

Әхлак – тормышыбызның нигезе, шуңа күрә бу тема һәрвакыт актуаль булып кала. Дәрестә сөйләшкән сүзләребезгә бу хатымда кабат әйләнеп кайтырга булдым.

Тузганак әкияте

Тузганак

Узган ел яз бик ашыгып килде. Кояш та үзенең нурларын мул итеп сипте. Табигать йокысыннан бик иртә уянды.

Беренчеләрдән булып, болында Тузганак чәчәге баш калкытты. Кояшның язгы җылысын үзенә күбрәк алып калырга теләде, ахрысы, сап-сары чәчәк атты. Сары чәчәкле Тузганак бик матур булып утыра, кешеләр дә аңа карап сокланалар иде. Шунда ул ак Ромашканы күреп алды. Үзенең аннан көнләшүен Кояшка белдерде.

– Кояшкай, минем дә Ромашка кебек озын гомерле һәм ап-ак чәчәкле буласым килә, сары төс миңа килешми, – диде ул.

Нәни Тузганакның бу сүзләренә каршы Кояш:

Аюхан Баттал әкияте

Аюхан Баттал

Көннәрдән бер көнне урман хайваннарының бөек хуҗасы Аюхан Баттал үзенең сәркатибе озын койрык Төлкебикәгә бик җитди боерык бирә:

– Тиз арада җанварларга хәбәр җибәр. Атнаның өченче көнендә сәгать көндезге унда җыелыш була.

– Ярый, – дигән Төлкебикә сәркатип һәм бик тиз арада Аюханның боерыгын төп-төгәл итеп барына да җиткергән.

Болгар иленә мәдхия

Болгар җире... Бөек бабамнарның
Кендек каны монда тамганмы?
Чал тарихтан килгән данлы исем
Һәм бөеклек истә калганмы?

Бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика конкурсының район туры өчен язылган инша

Кәрим Тинчурин

Искәрмә: укучы бу эшен бәйгегә тапшырган булса да, берни урын да бирмәгәннәр, тикшерергә өлгермәгәннәр, күрәсең. Иншасы бик гади булса да, бу сайтта урнаштырабыз. Укучылар биргән бәя дөресрәк тә була әле. Эльвира университетның татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керергә әзерләнә, бик тырыш укучы. Укучылардан фикерләр көтеп калабыз.

Битләр