Профессиональ-педагогик һәм методик эш тәҗрибәсе белән уртаклашу турында

Профессиональ-педагогик һәм методик эш тәҗрибәсе белән уртаклашу турында

Мәктәптә ана телен һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тиеш. Гомумән, белем бирү өлкәсендә эшләүченең төп миссиясе дә шуннан гыйбәрәт дип саныйм.

Мин үзем 1991 елдан бирле Яр Чаллы Өзлексез педагогик белем бирү институты (ӨПББИ) каршында аттестацияләнүче укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнү һәм тикшерү максатыннан оештырылган эксперт төркемендә (дөрес, хәзер безнең бу төркем Методик мәгълүматлаштыру үзәгенә карый) эшлим. Тикшерү эше үз чиратында зур җаваплылык та сорый, чөнки син һәр укытучыга методик киңәшләр бирә алырлык белемгә, эш тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Иң әһәмиятлесе: эш барышында тупланган тәҗрибә белән уртаклашу кирәк. ӨПББИ бу өлкәдә системалы эшләп килә, ягъни иҗади эшләүче укытучыларга регион-республика конференцияләрендә, семинарларында чыгышлар ясарга, ачык дәресләр күрсәтергә, эш тәҗрибәсе турында журналларда бастырып чыгарырга ярдәм итә. “Татар халкының әдәби һәм рухи мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану” дип аталган методик эш темасы буенча байтак кына тәҗрибә туплагач, үз эшчәнлегем турында башка укытучыларга да җиткерергә кирәк дигән фикергә килдем. Шуларның кайберләре турында (2004 елдан башлап) әйтеп китәсем килә.

2004 елның 16 октябрендә “Белем бирүне модернизацияләү шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуда яңа технологияләр” исеме астында оештырылган региональ курсларда белем алучы укытучылар өчен “Мөхәммәдьярның “Төхфәи мәрдан” поэмасын анализлау” темасына ачык дәрес бирдем. Бу дәрес, беренчедән, үстерешле укыту технологиясенә нигезләнгән эзләнү һәм тикшеренү һәм, икенчедән, иҗади шәхес тәрбияләүгә юнәлеш тоткан дәрес буларак кабул ителде.

2005 елның 29 октябрендә ӨПББИ каршында оештырылган региональ семинарда катнашучылар өчен "Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре” темасына үткәрелгән ачык дәрес тә уңышлы үтте һәм бастыруга тәкъдим ителде. Ул “Белем.ру” сайтында да урнаштырылды.

2007 елның 14 ноябрендә региональ курслар өчен “Ә. Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау” темасы буенча һәм шундый ук курслар өчен 2007 елның 23 гыйнварында үткәрелгән “И. Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау” дәресләре дә “Белем.ру” сайтында урын алдылар. Алардан байтак укытучыларның файдалануы билгеле.

Уйлап төзелгән, һәр укучының шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләү мөмкинлеген бирә торган укыту программасы булдыру укыту системасының төп шарты булып тора. Татар теле һәм әдәбиятын укыту программаларын камилләштерү турында күп сөйләнде, бераз гына булса да эш башланды, әмма канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Соңгы елларда программалар төзү эшенә укытучыларны да тарту күзәтелә, альтернатив программалар да эшләнә. Яр Чаллыда бу мәсьәләләр буенча республика фәнни-гамәли конференцияләренең үткәрелүе нәкъ шуны раслый.

2006 елның 13-14 апрелендә “Билингваль белем бирү шартларында татар телен укытуның заманча технологияләре” исеме астында уздырылган фәнни-гамәли конференциядә мин “Билингваль шәхес тәрбияләү һәм укыту шартларында татар теле һәм әдәбиятын укытуның хәзерге программалары һәм дәреслекләре” темасына доклад ясап, үз тәкъдимнәремне керттем. Бу чыгышым иң элек ӨПББИ базасында 2006 елда бастырылган “Билингваль белем бирү шартларында телләр укытуның заманча технологияләре” җыентыгында, ә 2007 елда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты тарафыннан чыгарылган “Татарстан Республикасы Дәүләт телләре кулланылышының социолингвистик проблемалары” исемле фәнни мәкаләләр җыентыгында урын алды.

Хәзерге чорда ана теле һәм әдәбияты укытучылары да һәр яңалыктан, шул исәптән яңа технологияләрдән файдаланырга, аларның отышлыларын сайлап ала белергә тиешләр. Мин үзем әдәбият укытуда А. Яхин системасы һәм Ә.З. Рәхимовның “Үстерешле укыту” технологиясенә өстенлек бирәм. 2007 елдан башлап мультимедиа технологияләрен дә кулланышка кертә башладым. Бу өлкәдәге эш тәҗрибәм белән 2007 елның 11 октябрендә, шул ук елның декабрендә ӨПББИ каршында оештырылган региональ курста һәм гамәли конференциядә “Татар әдәбияты дәресләрендә мультимедиа технологияләрен куллану” һәм “Үстерешле укыту технологиясен куллану тәҗрибәсе” темаларына ясаган чыгышларым аша уртаклаштым.

Кайбер ачык дәресләрнең план-эшкәртмәләре “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп”журналларында, Яр Чаллы “Мәгърифәт” басмасында чыккан җыентыкта дөнья күрделәр. Аларның берничәсе, мәсәлән, “II класста уенлы дәрес”, “Әниемә иң матур сүз, иң татлы сүз”, “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән” дигәннәре үземнең сайтымда һәм “Белем.ру” сайтында урын алдылар.

Әдәби мирасыбызны куллануның тагын бер отышлы ягы бар. Ул – укучыларны рефератлар язарга өйрәтү. 2006-2009 еллар аралыгында укучыларым биш-алты фәнни хезмәт – төрле темаларга рефератлар яздылар. Моның әһәмияте искиткеч зур: укучы төрле чыганаклар белән эшләргә өйрәнә, эзләнә, уйлый, нәтиҗә ясый, үз фикерен әйтә. Укытучы фәнни җитәкчегә әйләнә һәм, әлбәттә, укчысы белән бергә эзләнә. Укучыларымның “Мөхәммәдьярның “Төхфәи мәрдан” поэмасында әхлак мәсьәләләре” (2007), “Ф. Әмирхан – психологик анализ остасы” (2008), “Идел Болгары ханнары” (2009), “Рухи иман сафлыгы” (2009) темаларына язган рефератларының барысы да призлы урыннарга лаек булды һәм “Белем.ру” сайтына урнаштырылды.

Әдәбият һәрчак алга бара, яңадан-яңа әсәрләр һәм авторлар барлыкка килә. Белем бирү юлында артта калырга ярамый, шуңа күрә укытучы һәр яңалыктан хәбәрдар торырга, һәрвакыт үсеш хәлендә булырга тиеш. Яңа әсәрләр белән танышып бару, аларга тиешле бәя бирү һәм шуннан соң гына дәресләрдә куллану отышлы булачак. Шул максатны күздә тотып, мин әдәбиятыбыз тарихында лаеклы урын алырга тиеш дип санаган әсәрләребезне өйрәнеп, аларга анализ ясарга тырышам. 2008 елда В.Имамовның “Казан дастаны”әсәрен анализлап, “Мәйдан” журналында ул “Казан дастаны – кыйммәтле рухи хәзинә” исеме белән басылып чыкты. Моннан тыш Р. Батулланың “Яшь аралаш көлү” драмасын анализладым. Театрга йөрүче күпсанлы мәктәп балаларына әсәрне дөрес аңларга ярдәм итә мондый язмалар. Санап кителгән бу хезмәтләр “Белем.ру” сайтына да урнаштырылды.

Тәҗрибә уртаклашу максатыннан төрле чыганакларда урын алган хезмәтләрем укытучыларга ярдәм итәрләр дип уйлыйм. Алар турында фикерләрегезне дә җиткерсәгез, сезгә рәхмәтле булырмын.

 

                                                                                                     Гүзәлия Инсаф кызы Тарханова

VK фикерләре