Имтиханнарга әзерләнәбез

Имтиханнарга әзерләнәбез
Тарханова Гүзәлия 7 апрель, 2014 - 19:30

9 нчы сыйныфларда узачак татар теле имтиханнарына әзерләнү өчен, “Гыйлем” нәшрияты тагын бер ярдәмлек эшләп чыгарды. Ул “Җыйнакландырылган изложение һәм сочинение-фикерләмәне ничек язарга?” дип атала. Бу ярдәмлектә җыйнакландырылган изложение язу методикасы һәм үрнәкләре белән сочинение-фикерләмә язу методикасы һәм үрнәкләре тупланган. Татар төркемнәре өчен язган үрнәк сочинение-фикерләмәләрне (аларның авторы үзем!) сайтта урнаштырып барырга уйлыйм, чөнки бу ярдәмлекне укучылар таба да алмаска мөмкин. Иң элек текстның үзен, аннан соң үрнәк сочинениене бирермен. Көн саен берәр эшне урнаштырып барырга телим. Беренчесе китап турында. Кемгә дә булса файдасы тисә, бик шат булырмын.

VK фикерләре

Фикерләр

Шарафиева Гульбану Борисовна исемле кулланучы сурәте

бик яхшы китап