Миләүшәләр үстерү - минем яраткан шөгылем. Аларның миндә 25 тән артык төре бар иде. Кызганычка каршы, барын да күрсәтә алмам, чөнки быелгы кызу җәйгә нәзберекләре түзә алмады. Хәзерге вакытта ак, ал төстәгеләре чәчәк атарга җыена. Чәчәк атканнарының фотосурәтләрен урнаштырам. Күңелегез ял итсен.
Бик матурлар, чыннан да, боларга карап күңел ничек ял итмәсен. Шәһәрнең тынчу һавасында әле дә үсәләр икән әле. Миләүшәләр үзләре белән сөйләшкәнне аеруча яраталар, азга гына игътибарсыз калдырганны да өнәмиләр, шулаймы, Гүзәлия апа?
Бер ун еллап элек үстердем мин аларны. Бик күп сортларын җыйган идем. Шаулап-гөрләп барысы да чәчәк аттылыр, берничә ел үстеләр. Яшел чәчәклесе де бар иде хәтта. Игътибар җитмәдеме, әллә башка сәбәптәнме (хәтерләмим инде), ярты ел эчендә нидер булды аларга. Туры кояштан саклый алмадыммы шунда... Бетерергә туры килде, шуннан соң үстерергә җай чыкмый. Гомумән, гөлләремне яңартасым бар әле, яздан тотынырмын, Алла боерса.
Мөслим гимназиясе үзләрендә ел саен "Миләүшәләр рапсодиясе" исемле күргәзмә оештыра торган иде (хәзер бу традиция сакланды микән, белмим). Анда төрле сыйныф укучылары үз классларында үстергән миләүшә чәчкләреннән күргәзмә ясыйлар. Нинди генә сортларын күрмәдем шунда. Бик яхшы тәрбия чарасы да бит инде бу. Гимназиягә барырга туры килсә, фотога төшереп алып кайтырмын әле.