Теркәлү һәм авторизация

Теркәлү һәм авторизация
Тарханова Гүзәлия 21 сентябрь, 2011 - 22:24

Хөрмәтле сайт кулланучылары! Иминлекне камилләштерү максатыннан, сайтыбызда теркәлү кагыйдәләре бераз үзгәрде.

Хәзерге вакытта кулланучы серсүзне теркәлгәндә үк уйлап табарга тиеш (түбәндәге рәсемне карагыз). Уңышлы теркәлгәннән соң, сайтта алдагы гамәлләр турында хәбәр чыгачак. Сезнең e-mail адресына хат киләчәк, анда күрсәтелгән сылтама буенча күчәргә кирәк булыр. Бу - авторизация үтү яисә e-mail адресыгызны раслау процессы. Шул сылтама буенча күчеп, сез үз профилегезгә эләгерсез, димәк, авторизация үттегез дигән сүз. 

Өстәмә мәгълүмат буларак, e-mail адресыгызны раславыгыз һәм сайтка уңышлы керүегез турында хәбәр чыгачак. Шуның белән теркәлү тәмам.

Әгәр дә хатта күрсәтелгән сылтама буенча авторизация үтмисез икән, сез 3 көн дәвамында Тикшерелмәгән кулланучылар рәтендә булырсыз (аларның хокуклары аноним кулланучыларныкы кебек). Бирелгән 3 көн вакыт эчендә раслау мөмкинлегеннән файдаланмасагыз, әлеге срокның ахырында сезнең аккаунт автомат рәвештә бетереләчәк.

Уңышлар теләп калабыз!

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия апа! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Эшегездән тәм табып, уңышларга сөенеп, сау-сәламәт булып, елмаеп-көлеп яшәргә язсын сезгә!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Котлауларың өчен рәхмәт, Гөлназ! Сине дә бәйрәм белән котлыйм. Барлык яхшы теләкләрең тормышка ашсын, тырыш хезмәтең уңышлар китерсен, бу дөньяда сөенеп яшәргә генә язсын!

Миңсәвидә исемле кулланучы сурәте

Минем дә материаллар җибәрәсем килә

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез!
Нинди материаллар турында сүз алып барасыз?