- Татарча
- Tatarça
Кайсы гына заманны алма, ил халкының, бигрәк тә гади халыкның, кайгы-хәсрәтсез, тормышын үзе теләгәнчә корып яшәгәне булдымы икән? Юктыр, мөгаен. Революция чорында кан коеп, гражданнар сугышында туган – туганга, баласы – атасына, ил халкы бер-берсенә каршы көрәшеп, меңәрләгән җан кыелган. Күпме кешенең гомерен алып киткән ачлык еллары да читләтеп үтми халыкны. Аннан килеп, колхозлашу, репрессия елларының авырлыгын кичерергә туры килә аңа. Бераз аякка басып, иркенләп тын алырга да өлгермиләр, сугыш башланып, тагын күпме гомерләр өзелә. Түзсә дә түзә икән адәм баласы. Язучы Данил Салихов “Чукрак” романында әнә шул авыр чорларны үз җилкәсендә күтәргән авыл халкының катлаулы тормышы турында сурәтләп кенә калмыйча, яңа тормыш төзүнең барлык үзенчәлекләрен, шул исәптән чор идеологиясенә яраклаштырылган аң формалаштыруның уңай һәм тискәре якларын ачып бирә алган. Моңарчы драматургиядә үзенчәлекле драмалары белән танылган язучының роман жанрына күчүе җитди адым булып тора. Беренче тапкыр күләмле әсәрне дөньяга чыгару язучының бу юнәлештәге эшчәнлегенә нигез ташын салу белән бер. Аның нигез ташы ныклы булырга охшаган.
Романның “Чукрак” дип аталуы укучыда кызыксыну уятмый калмый. Укып чыккач, язучының моның белән ни әйтергә теләвен аңлыйсың. Әсәрдә, чукрак булмаган килеш, “чукрак” исемен күтәреп йөргән геройның тормышы турында гына сөйләнә дип уйлаучылар ялгышалар. “Чукрак” атамасының мәгънәсе тирәндәрәк ята. Язучы бу исем ярдәмендә романда сурәтләнгән иҗтимагый системаның төп үзенчәлеген ачып бирә алган. Совет системасының идарә итү аппараты теләсә нинди көчле шәхесне дә бөгеп, сытып-сындырып, кешелек сыйфатларын юк итеп, “телсез чукрак”итеп калдырырга сәләтле булган. Хәер, бу барлык системаларга, шул исәптән хәзерге чорның “демократик” идарә итү системасына да хас нәрсә. Әгәр “телең-тешең” юк икән, син әле тыныч кына яши аласың, әмма үз фикереңне курыкмый әйтеп бирә алучы ирекле шәхес булуыңны сизеп алсалар, сине юлдан алып ыргытачаклар һәм таптап китәчәкләр. Димәк, роман герое Нуриәхмәт кебек “телсез һәм чукрак” булып яшәвең яхшырак булып чыга. Күпне күрмә, күп белмә. Күрсәң дә, чукрак булып кылан, белсәң дә, белмәмешкә салыш, җүләр булып кылан. Менә шундыйлар белән идарә итү дә җиңелрәк. “Чукрак” романы шул дөреслекне ача алуы белән кыйммәтле.
Романның прологы: “Чукракны... атасы белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп төшерделәр... Аны “ике каен арасына – Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр, – дип башланып китә. – Халык таралгач, Нурбәк кабергә каен үсентесе төртте. Мифтах дога укыды”. Димәк, бер нәселнең ике буыны инде якты дөнья белән хушлашкан. Мифтах белән Нурбәк – шул ук нәселнең өченче һәм дүртенче буыны вәкилләре. Шул рәвешле язучы бу геройларның тормышы белән бәйле вакыйгалар роман сюжеты үзәгендә төп урынны алып торачак икәнлеген ассызыклый.
Роман Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай гаиләсен Себергә сөрү күренеше белән башланып китә. Гражданнар сугышы төгәлләнгән. Совет власте органнары авылны колхозлаштырырга җыенып йөргән вакыт. Бу чорда элеккеге бай катлам вәкилләрен, муллаларны авылдан сөрү гадәти күренешкә әйләнә. Язучы ул заманны бик белеп, барлык нечкәлекләрен тоеп сурәтләгән. Бу чордагы татар авылының тормышы, халкының яшәеше гомумиләштереп сурәтләнсә дә, “Чукрак” романы геройларының михнәтле язмышларын, катлаулы тормышларын чагылдырган вакыйгалар буш җирлектә тумаган. Төп геройларның да, аларның яшәешен тәмугка әйләндерүдә зур роль уйнаган башка геройларның да прототиплары булуы билгеле. Совет чоры әдәбиятында бу теманы чагылдырган әсәрләр күп булды. Аларда мулла гаиләсе аштан ашка йөреп, халык җилкәсен кимереп яшәүче катлам вәкилләре буларак сурәтләнде, шул чор әсәрләре аркылы мулла-мәзиннәргә карата тискәре караш формалашты. “Чукрак” романында мулла образы бөтенләй башка яктан ачыла, Мотавал хәзрәт авылның рухы, аның намусы, игелекле һәм изге заты буларак сурәтләнә. Мотавал мулланы алып китәргә җыенган вакытта авыл икегә бүленә. Бер якта – хәзрәткә теләктәшлек белдерүчеләр, кайчандыр аннан гыйлем алган кешеләр. Алар, дини тәрбия юкка чыгу белән, денсезлекнең тамыр җәеп, авылның кыйбласы икенче якка үзгәрәчәген йөрәкләре белән сизеп торалар. Икенче якта тормышның кайсы якка барганын да аңламас дәрәҗәдә надан, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дип йөрүче буш башлар, ялагайлар. Җирдә нык басып торучы авылдашлары Зиннәтулла, Мөхәррәм, Гыйльмулла кебек аксакаллар да хәзрәтнең халык ихтыяҗын онытмавы, ил-авыл кайгысына битараф булмавы турында сөйлиләр, аның асыл зат икәнлеген адым саен искәртеп торалар, Мотавал мулла белән остабикәне авыл халкын “...аңлы, белемле итәргә җибәрелгән изге җаннар” итеп саныйлар. Халыкны “ачлык тырнагыннан” шул Мотавал алып калуын искә төшерәләр. “Ачка шешенеп, әллә кайчан бөтен авылыбыз белән дөмегә идек... Бу җирдә авыл түгел, алабута үскән булыр иде”, – ди Зиннәтулла карт. Мотавалны яклап чыгучылар – мулла кебек үк эшчән, җир кадерен белеп яшәүчеләр, көн үтсенгә йөрүчеләр түгел. Андыйлар йоклап ятмаганнар. “Син җил чыгарып йоклап ятканда, без инде эшләп арыган идек”, – ди Мотавал Галимҗанга. Совет системасының иң зур гаебе авылның тоткасы саналган укымышлы, эш сөючән катламны, кулак тамгасы тагып, авылдан сөрү була. Янәсе, алар ярлы-ябагайны “изеп” яшәгәннәр, ә чынлап торып авыл тарихын тикшереп карасаң, бөтенләй икенче нәрсә күзаллана. Имана җире бирелеп тә, шунда эшләргә иренгән кайбер ялкаулар җирләрен күршеләренә биреп, үзләре шуларга ук ялланып эшләүчеләргә әйләнгәннәр. Беренчеләре җитешле тормыш көйләп җибәрсәләр, җиреннән “котылган”нар тора-бара ярлы исемен күтәреп яшәгәннәр, кайберләре капчык күтәреп, авылдан-авылга хәер сорашырга чыгып киткәннәр. Авыл халкының катлауларга бүленүенә әнә шул ялкаулык, эшлексезлек, булдыксызлык сәбәп булып торган. Мотавал кебек җирдә эшли белүчеләр беркайда да югалмаганнар һәм югалмаячаклар. Уллары Галиәхмәт белән Нуриәхмәт тә эшләп үскәннәр. Андыйларны сөреп бетергәч, эш сөймәгәннәр кулына калган авыл нишләр? Шуңа күрә дә авылның төпле фикер йөртүче аксакаллары һәм күпчелек халкы өчен бу гаилә артык түгел. Алар Мотавалны сөргенгә җибәртмәү өчен, кулларыннан килгәнчә тырышалар, тик, наган тотып, авыл халкын дер калтыратып торган Арсланга каршы тора алмыйлар. Хәзрәткә җир, ил язмышы тынгылык бирми. “Газиз ата-анам җире, ни көтә сине?” – дип сыкрана аның күңеле. Әсәрдә бу риторик сорау булып яңгырый. Халык аның нигә борчылуын аңлый, Арслан-Батырҗаннар кулына калгач, үзен нинди тормыш көтәчәген сизенә.
Авторның теле юморга. Әсәр җиңел укыла һәм аңлашыла. Вакыйгаларны сурәтләгәндә, кире кайтып искә төшерүләр булса да, аларның эзлеклелеге сакланган. Язучы төрле сурәтләү чараларыннан да уңышлы файдаланган һәм аерым мәгънә төсмерләре салынган предмет-детальләрне урынлы кулланган. Образларны сурәтләгәндә, символик мәгънәгә ия булган сүзләргә зур игътибар бирелгән. Мәсәлән, “туфрак”, “капка” сүзләре, символлар буларак, Мотавал хәзрәт образын тирәнрәк күзалларга ярдәм итәләр.
Капка кешенең эчке дөньясын аның тышкы дөньясы белән тоташтырып тора, әйтерсең лә хуҗалар тормышын чит-ят күзләрдән саклый, ачылып ябылган саен, аларның барлык гомерен санап, эш-гамәлләрен хәтеренә язып бара сыман. Мотавал “ыңгырашып ачылган урыс капкасыннан... урамга атлады” һәм күз күрмәгән якларга китәргә җыенды. “Ыңгырашу” сынландыруын куллану капкага “җан кертә”. Хуҗасын җибәрергә теләмәгәндәй, капка “ыңгыраша”, гүя ул Мотавал белән мәңгелеккә хушлаша, күңелендә яхшылык, игелек йөрткән гыйлемле хәзрәтнең туган илне калдырып китүенә каршы булуын “ыңгырашып” сиздерә.
Туган туфрак авылның, нигезнең изге рухын саклый, дип ышана адәм баласы. Ерак юлга чыкканда, бер уч туфрак алып китү – борынгы гадәтләрнең берсе саналган. Авылдашларына соңгы үгет-нәсыйхәтләрен биргәч, аксакаллар туган җир туфрагын алып, Мотавал кулъяулыгына салдылар, тик капкадан чыкканда, бу җирдән китәргә теләмәвен белдергән сыман, “туфрак җиргә чәчелде”. Җиргә чәчелгән туфракка карап торганнан соң, Мотавал мулла: “Туфрактан туфракның да аерыласы килми”, – дигән нәтиҗә ясый. “Халыкның елау, сыктау... авазлары” аның бу сүзләрен раслый сыман.
Хәзрәт йорты бушап кала. Күп тә үтми, намуслы, эшчән һәм гадел гаилә яшәгән мулла йорты авыл советы идарәсенә әйләнә. Күңеле бозыклыктан, явызлыктан гына торган Арслан бу йортта үзен чын хуҗа итеп тоя алмый, әйтерсең лә ниндидер күзгә күренмәс яшерен бер көч, мулла йортының рухын саклый иде сыман. Мулладан калган кәнәфигә утырып идарә итәргә бик теләсә дә, Арслан никтер моны эшли алмый, әйтерсең лә кәнәфи аны үзенә якын җибәрми. Ул каен бүкән алып кереп, шуңа утыра торган булды. Автор кәнәфи һәм каен бүкәнен дә символик образлар рәтенә куя. Кәнәфи – горур мулла “мөнбәре хәрәм иде” яңа “хуҗага”. “Биек артлы кәнәфи” – олылык, вәкарьлек билгесе. Арслан моңа лаек түгеллеген күңеле белән сизгәндер, мөгаен. “Тәбәнәк каен бүкәне” аңа уңайлырак тоела. Ул шундый урыннарда утырырга яраклашкан инде. Бүкәндә утыручы Арслан “арт санына утырган дуңгызны хәтерләтә иде”. Авторның геройларны чагыштыру өчен китергән бу мисаллары да бик отышлы.
Әсәрдә тагын бер символик образ – чыбыркы игътибарны җәлеп итә. Чыбыркысын биреп, колхозга керергә теләгән Нурисламга авылдашлары: “Пычагымамыни ул ул синең чыбыркың!” – диләр. Нурисламның: “Сезгә, сәвиткә, кирәге чыгачак әле аның, чыбыркының”, – дигән җавабына тирән мәгънә салынган. Хезмәт көнен тамгалап баручы таяктан кала берни күрмичә, бушка эшләп йөрүче колхозчыны кулда тоту өчен, ул чорда куркытуның нинди генә ысуллары кулланылмагандыр колхозларда. “Чыбыркы” сүзе куркытып буйсындыру, тез чүктерү, баш идерү мәгънәсендә бирелгән. Дөрес, “чыбыркысыз” да идарә итә белгән председательләр дә җитәрлек булган, әмма күпчелек “хуҗалар” халыкны куркытып-өркетеп яшәгән, тамагы ертылганчы кычкырып-сүгенеп “идарә иткән”. Тарих андыйларны күп белә.
Автор юмор аша бирелгән күчерелмә мәгънәле һәм кинаяле сүзләрдән дә уңышлы файдаланган.
Арсланга ялагайланучы кәҗә Шәрифулла, Мотавалны мыскыл итәргә теләп:
– Әллә өшкерәсеңме, хәзрәт? – ди.
Мотавал күзе белән Арслан ягына ишарәләп ала да:
– Юк! Озакламый алар өшкерә сезне, Шәрифулла, – ди.
Үткен акыллы Мотавал авызыннан чыккан бу сүз әсәрдә юмор булып яңгыраудан бигрәк, хәзрәтнең алдан күрүчән булуын раслый.
Әсәрнең теле юморга бай, дидек. Адәм баласы зарланып, һәрвакыт күңел төшенкелегенә бирелеп йөрсә, яшәвенең тәмен югалта. Әз генә шаяртып алу, яратып кына көлү тормыш ямен арттыра. Әсәрдәге геройлар да тормыш авырлыгыннан сынып егылмас өчен, берсен-берсе шаярталар, юк кына нәрсәдән дә көлеп тәм табалар. Авыл юморы үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. “Үзенә килеп бәрелгән Арслан җиленнән” Шәмсия әби “Гыйльмулла картның кочагына” килеп кергәч, картның аны “бар көченә кочаклап”, кочагында “кем икәнен абайламыйча”, “күзләрен шытырдатып кыскан хәлдә”, яшь чагын искә төшереп, ләззәт кичереп торуын күргән халык дөньясын онытып көлә икән, димәк, ул әле яши, кызык табып көлә белә. Җитмәсә бу күренешнең ахырында кулланылган гипербола юморның көчен тагын да арттырып җибәрә. “Биткә бит терәлгән җыерчыклы йөзне күрүгә, куркуыннан, чалбар балагыннан аягы буйлап җиргә тәгәрәгән бер-ике тамчы “су”ны сизми дә калды” Гыйльмулла карт. Шул рәвешле, халык көлеп бушана, азга гына булса да, дөнья мәшәкатен онытып тора.
Икенче юмор да үзенчәлекле. Аны кара юмор белән бутарга ярамый, чөнки бу юмор кешенең психик халәте, күңеле белән бәйле. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьтән башы каткан авыл кешесенең эш турындагы уйларын беренче секундларда хәтта үлү хәбәре дә кысрыклап чыгара алмый. Ул бетерәсе эше турында гына уйлый.
Миркасыймының сугышта үлеп калуы турындагы хатны укыгач, Мәсрүрә:
– Мондый вакытта кеше үләмени, мондый кызу эш вакытында кеше үләмени?.. – дип, нигезен күмүне дәвам итте.
Әлбәттә, бу сүзләр аңына барып җиткәч кенә, аның чын хисләре өскә чыга. Романда юморга бай урыннар күп. Алар әсәрне кабул итүне җиңеләйтә, аның эчтәлегенә аерым төсмер өсти, образларны күзалларга ярдәм итә.
Роман авторы геройларын төрле шартларга куеп, алар яшәгән җәмгыятьтән аермыйча, башка геройлар белән тыгыз бәйләнештә сурәтли. Мотавал мулланың улларын – Галиәхмәт белән Нуриәхмәтне дә читләтеп үтми язмыш җилләре. Гражданнар сугышы вакытында Галиәхмәт – аклар ягында, ә Нуриәхмәт кызыллар ягында була. Икесе дә яшь вакыттан ук авылның иң чибәр кызы Гөлйөземгә гашыйк, ә кыз Галиәхмәтне генә ярата, аннан Мифтах исемле улы да туа. Галиәхмәт образы ике вакыйга дәвамында гына сурәтләнсә дә, аның исеме еш кына башка геройлар тарафыннан искә алына. Улы Мифтах белән оныгы Нурбәкнең төзеләчәк мәчетне һәм чишмәне Галиәхмәт исеме белән атарга теләүләре дә юкка түгел. Галиәхмәт киләчәк язмышын берничек тә совет тормышы белән бәйли алмый. Ул туган йортын, илен калдырып китәргә дә әзер. Җанын саклап калу өчен түгел, ә горур кеше, ирекле шәхес булып калу өчен. Аның Арсланнарга буйсынып яшәмәячәге көн кебек ачык, чөнки ул яңа властька ышанмый, аның кемнәр кулына калуын белә. Ике туганның соңгы сөйләшүендә бу ачык күренә. “Социализм, коммунизм төзерсезме?! Чабаталы Ибрайга ил тоттырып, җир тоттырып, коммунизм төзеп булмый, энекәш... Арт санына кояш төшкәнче йоклый торган халыкка камчы кирәк. Камчы тотарга чын хуҗа кирәк”, – ди Галиәхмәт. Шыр надан Арсланның чын хуҗа була алмаячагын бик яхшы белә ул. “Бу җирдә кычыткан үсәчәк. Чүп арасында адашып йөриячәксез”, – ди Галиәхмәт. Язучы бу героен акыллы, төптән уйлый торган һәм алдан күрүчән итеп сурәтләгән икән, димәк, болай уйларга нигез бар. Бүгенге Рәсәйнең иң яхшы, кара туфраклы меңәрләгән гектар җирендә алабута үсә икән, роман героеның сүзләрендә дөреслек юк дип әйтеп кара!
Нуриәхмәт, киресенчә, тормышын авылыннан башка күз алдына да китерми. Гөлйөзем дә авылда. Ул Галиәхмәттән туган Мифтахны да үз улы кебек карый. Ике тапкыр колхоз председателе итеп куелып та, Арслан Нуриәхмәткә эшләргә мөмкинлек бирми. Нахак яла аркасында ике тапкыр төрмәдә утырып чыга ул. Йомшак характерлы һәм кешеләргә ышанучан Нуриәхмәт Арсланның мәкеренә, гаделсезлеккә, намуссызлыкка каршы тора алмый. Иң аянычы шул: колхоз председателе буларак, аңа мәчет манарасын кисү бурычы йөкләнә. Авылның намусы, әхлагы сагында торган мәчетләрне юк итү – совет властеның икенче зур хатасы, чөнки гасырлар дәвамында калыплашкан әхлак тәрбиясе бирү системасын юкка чыгару бозыклыкка юл ачу иде. Нуриәхмәт теләмәсә дә, атасының, үзенең, авыл аксакалларының идеалларына каршы чыгарга мәҗбүр ителә: ул мәчет манарасын кисә. Икенче тапкыр төрмәдә утырганда, Арслан, куркытып, аның Гөлйөземенә дә кул салырга өлгерә. Үзе теләп “чукрак”ка әйләнгәч кенә, Нуриәхмәтне тынычлыкта калдыралар.
Гөлйөзем образы зур кыенлыклар кичергән кеше буларак ачыла. Хатын үзен яраткан Нуриәхмәт белән тормыш кичерә, аны хөрмәт итә, тик читкә китеп югалган Галиәхмәтен гомер буе яратып яши. Батырҗан тарафыннан имгәтелеп, урын өстендә ятканда, ул посылка ала. Аннан Галиәхмәтнең ак күлмәге килеп чыга. Димәк, ул да Гөлйөземен гомер буе яратып, сагынып яшәгән. Ак күлмәк, беренчедән, мәхәббәтнең саф хис булуын, аның юкка чыга алмавын расласа, икенчедән, Гөлйөземгә, соңарып булса да, сөеклесенең җан һәм тән җылысын тоярга ярдәм итә.
Автор әйтергә теләгән тагын бер фикер кызыклы: нәселдән-нәселгә күчә торган җан һәм кан авазы адәм баласына тәэсир итә торган иң зур көч булып кала. Мотавал оныгы Мифтах үсеп, егет булгач, Арслан йогынтысына эләгә. Әлбәттә, ул Мифтахны эчәргә өйрәтә. Эчүне алга алгач, Мифтах өйдәге җиз самоварга хәтле чыгарып сата, өйдәгеләргә көн күрсәтми торганга әйләнә. Арсланның уйнаштан туган улы Ислах тырышлыгы белән нахакка төрмәдә утырып чыга. Ул төрмәдә чагында, сөйгәне Хөллия шул Ислахка кияүгә чыккан икән. Буш чиләк белән каршысына килеп чыккан сөйгәненең үтергеч сүзләре Мифтахны чынбарлыкка кайтара. Буш чиләк – бушка узган гомер... һәм кинәт анда Мотавал каны аваз сала: нәселенә хас горурлык хисе уянып, ул тормышын өр-яңадан башлый. Эчүдән баш тарта, матур гаилә корып җибәрә. Шул көнне башланмаган аракы шешәсен абзар өрлегенә асып куя. Мифтах исән чагында шешәгә берәү дә кагылмый, ул шул көе эленеп тора. Ныклы ихтыяр көченә ия булган Мифтах та бабасы Мотавал кебек эшлекле булып чыга, дәрәҗәсен белеп, үз нәселенә башка беркайчан да тап төшермичә яши. Роман ахырында укучы аның Нурбәк исемле акыллы улы һәм кечкенә оныгы Инсаф белән дә таныша. Мотавалның нәселен дәвам итүче оныклары авыл халкы өчен мәчет тә төзетәчәк әле.
Төп геройларның берсе булган Арсланның чын йөзен ачуга автор зур игътибар биргән, чөнки нәкъ шундыйлар совет системасы өчен иң кулай кешеләргә әйләнә дә. Авыл һәм ил халкы белән шундый надан бушбугазлар идарә итәчәк. Әнә Арслан хәзрәтне мылтык приклады белән төртеп җибәрде. “Мотавал... баскычтан түбәнгә – җиргә тәгәрәде.” Арсланның тәрбиясезлеге, оятсызлыгы, мәкерле булуы аның чиктән ашкан наданлыгын күрсәтә. Аның капма-каршысы булган Мотавал хәзрәт: “Бу көннең килүенә мин үзем гаепле. Сезгә сабакны тиешенчә өйрәтергә хәлфәлек булмаган миндә, хәлфәлек...” – дигән сүзләрдән артыгын әйтми, үзен түбәнсетми. Авылның укымышлы мулласын мыскыл итәргә җөрьәт итүче түбән җанлы Арслан белән сүз алышып тормау бу олы затның тәрбиялелеген, укымышлылыгын сурәтли, аның өстенлеген, горурлыгын күрсәтә. Язучы ике персонаж арасында әнә шундый параллель чагыштыру уздыра.
Власть һәм колхоз председателе урыны өчен көрәшүче Арслан үзенең шыр надан булуын яшерә. Автор моны зур осталык белән ача. Районнан үзенә килгән хатны укыту өчен, Арслан берничә авылга барып чыга. “Туган, үтермә! Өч көн ашаганым юк. Өч көн йоклаганым юк. Үтермә! Укы! – дип ялвара Кушкаен авылы “придсидәтеле” авыл саен йөргәндә. Бер укымышлысы укып биргәч, бу язуның Арсланны эштән азат итү турындагы боерык булуы ачыклана. Ул чорда ил-халык язмышын әнә шундый үтә чыккан наданнар хәл итә. Бу фикер романда кызыл җеп булып сузыла.
Арслан үз анасына да, балалары белән хатынына да тупас, кансыз булуы белән дан ала. “Мич башыннан аның авызына карап, ул капкан икмәкне чәйнәмичә дә йотардай булып, күзләрен мөлдерәтеп торган ач сабыйларына күтәрелеп тә карамыйча, бер түгәрәк икмәк белән ярты чүлмәк ашны ашап куйганнан соң, литр ярым кәҗә сөтен күтәреп чөмерде.” Гаиләсен, сабыйларын да күрәлмаган ул. “Анасы... теләсә кемнең идәнендә, лапас түбәсендә... сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде.” Арслан авылдашларын хөрмәт итмәгән, санга санамаган. Аңа иң дөрес бәяне автор аның иң якын куштаны Галимҗаннан әйттерә. “Сәвит законы белән барыбызны да төп башына утыртып, төрлебезне төрле якка өтермәгә озатып, үзе сугышка да бармыйча, бездән калган хатыннар белән типтереп, калхуз икмәген ашап яшәде”, – ди Галимҗан, ачыргаланып.
Һәр кеше тормышта кылган гөнаһлары өчен, үзе исән чагында ук җавап бирергә тиеш, дип саныйм. Шулай булмаса, кеше рәнҗетеп яшәүчеләр беркайчан сабак алмаслар иде. Арслан кебекләр һәр авылда диярлек булган. Без дә андыйлар турында ишетеп үстек. “Чукрак” романы авторының булган хәлләргә таянып язуына шигем юк. Арсланга тормыш, чыннан да, тиешле җәзасын бирә. Анасы, хатыны каргышы төшә аңа. Улы янында яшәгән Арслан картайган көнендә “өенә кайта алмыйча, шәһәр паркында йә булмаса вокзалда, подъездда гомерен уздыра.” Автор аны үз гөнаһларын танырга, кылган гамәлләре өчен үкенергә “мәҗбүр иткән”. Кызганыч, тик ул елый да, “бүре булып” улый да алмый. “Үз ыруын каһәрләгән адәм! Вожак була алмады...” Арсланнан үз гаебен “таныту” аның дөрес яшәмәвен, шунлыктан үз җәзасын алырга тиешлеген аңлату өчен кирәк иде, тик моны аңларлык намусы да, башы да юк иде шул Арсланның. Ул бернинди үкенү хисе кичерми иде, бары тик тормышының шундый мәгънәсез узуына үртәлеп:
– Бетте! Барысы да бетте! – дип ыңгырашты.
Данил Салиховның бу романы якташлары истәлегенә куелган бер һәйкәл сыман. Күпләр бу романнан үз әби-бабаларын да танырлар, дип уйлыйм. Гомумән, үткәннәрне искә алу – яхшы гамәл, ә шул истәлекләрне китап итеп чыгару – авыр тормыш юлын узганда, гомерләре вакытсыз өзелгән әби-бабаларыбыз рухы өчен укылган дога ул. Роман геройларының гыйбрәтле язмышы күпләрне уйландырыр. Ул чордагы яшәешне бүгенге көн призмасы аркылы анализлап карасак, хәзерге тормышыбыздагы кайбер ялгышларның сәбәбен үткәннәрдән эзләргә кирәклегенә ышанырбыз.
19 нчы февраль, 2018 ел
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ил язмышы – халык язмышы [4] | 37.15 КБ |