Г.Исхакый әсәрләрен милләтебезгә кайтаруда беренче адымнар

Г.Исхакый әсәрләрен милләтебезгә кайтаруда беренче адымнар
Тарханова Гүзәлия 5 гыйнвар, 2010 - 21:50

80-90 нчы елларда милләтебез тагын бер күтәрелеш чорын кичерде. Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татар халкының бөек улы, классик язучыбыз Г.Исхакыйның исеме туган илебезгә кире кайтарылды. 1919 нчы елдан бирле Ватаныбыздан читтә яшәгән газиз милләттәшебез гомер буе туган илен сагынып яшәгән, татар халкының тормышын-яшәешен барлап, күзәтеп торган, милләтенең бәхетле булуы өчен көрәшүен дәвам иттергән. Барыннан да бигрәк, Г.Исхакыйны милләтебезнең укымышлылыгы, мәгърифәтле булуы, телебезне һәм иманыбызны саклап калу мәсьәләләре кызыксындырган. Болар бар да аның иҗатында да чагылыш тапкан.

Әдипнең әсәрләрен исән-имин килеш, бер генә фикеренә дә хилафлык китермичә, түкми-чәчми ничек итеп халкыбызга җиткерергә? Алда әнә шундый гаять катлаулы бурыч тора иде ул чакта. Г.Исхакыйның эмиграциядәге тормышы турында да белмибез. Шул чорларга караган әсәрләрен чит илләргә барып эзлисе, моннан тыш, аерым кешеләр кулында сакланганнарының (ә алар һичшиксез булырга тиеш!) очына чыгасы бар. Әдип әсәрләренең әнә шулай чәчелеп-сибелеп, күбесенең чит илләрдә таралып ятуы, аларның гарәп хәрефләре белән язылган булуы да эшне катлауландыра иде. Ул вакытта чишә алмаслык булып тоелган бу проблемаларны хәл итү өчен, галимнәребезнең кайсылары алыныр? Бөтен тырышлыгын куеп, вакытын кызганмыйча, көнне төнгә ялгап эшләргә әзер булган намуслы кешеләребез бармы безнең?

Халкыбыз һәрвакыт фидакарь шәхесләргә бай булды. Г.Исхакый кебек затлы һәм бөек исемне, аның бай иҗатын милләтебезгә кайтаруда иң беренче башлап йөрүче шундый фидакарьләрнең берсе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фәнни хезмәткәре Лена Гайнанова булды. Дәүләт оешмалары бу эшкә ныклап тотынганчы ук, ул инде Г.Исхакый әсәрләрен эзләп табу эшенә керешкән иде.

Бүген бу турыда сөйләп торуның нигә кирәге бар соң диючеләр дә табылыр. Андыйларга җавабым бер: без мондый шәхесләребезне һәрвакыт барлап, халкыбызга алар хакында җиткереп торырга, исемнәрен киләчәк буыннарга калдыру турында да уйларга тиешбез. Журналларның төрлесен актарып карасам да, Лена Гайнанова һәм аның хезмәттәшләре турында (сүз Г.Исхакый исеме белән бәйле эшчәнлек хакында бара) аерым мәкаләләр тапмадым. Ялгышам икән, гафу итәрсез. Дөрес, Фоат Галимуллин “Халыкка кайту” мәкаләсендә: “Л.Гайнанова – намуслы һәм күп эшли торган игелекле текстолог. Г.Тукай, Һ.Такташларның күптомлыкларын төзегәндәге фидакарьлеген күреп, мин моңа инанган идем инде”, – дип, аның турында шактый җылы сүзләр белән искә алган иде. Аның бу сүзләре Лена ханымга бирелгән иң дөрес бәядер, минемчә. Шәхсән мин үзем Лена апа турында күптән язып чыгарга хыяллансам да, бу ниятемне соңарыбрак тормышка ашырырга насыйп булды. Ярый, соң булса да, уң булсын. Аңа булган хөрмәтемне раслау йөзеннән шушы мәкаләмне тәкъдим итәргә булдым.

2004 елда Лена Гайнанова Яр Чаллы шәһәренә Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” әсәре буенча сәхнәләштерелгән драма премьерасына (режиссёры Ренат Әюпов) килгән иде. Шул чагында мин аның белән якыннан танышып калдым. Без бик озак сөйләшеп утырдык. Сүзебез Г.Исхакый һәм аның әсәрләре турында иде. Кызыклы шәхесләр белән очрашу минем өчен беркайчан да эзсез генә узмый. Бу юлы да мин гаҗәеп күп нәрсәләр белдем. Г.Исхакый иҗатын эзләп табу, аларны хәзерге графикага күчереп язу һәм туплап бастыру бер дә җиңел генә эшләнмәгән икән ич.

“80 нче еллар кергәндә, мин инде Г.Исхакыйның күп кенә китаплары белән таныш идем, – дип башлады Лена апа сүзен, – ләкин югалган рухи байлыкларыбызны кире кайтарыр вакыт әле җитмәгән иде. Үзгәртеп кору дигән чорны белмибез дә. Әмма безнең кыйблабыз ачык иде: Г.Исхакый иҗатын барлап, илгә кайтару. Ләкин бер нәрсә тынгылык бирми: аның илдә калган китапларын кайдан табарга,чөнки аны уку түгел, Исхакый исемен әйтергә дә ярамаган. Аның китапларын саклаган булырга тиешләр, гарәп язулы китапларны халыкның ничек итеп саклавын ишетеп белә идек, әмма аларны кайдан эзләргә?”

Тыелган китапларны кайдан эзләргә икәнен Лена апа тиздән белеп ала. Ул, Исхакый әсәрләрен эзләп, китап базарына, аның тыелган китапларны сата торган “кара базар” дигән җиренә юл тота. Берничә көн рәттән шул юлны таптый торгач, аңа да бәхет елмая. Ул Г.Исхакый китапларын табып булачагын аңлый, ләкин кешеләр бу китапларны сатмыйлар, ә бер-берсе белән алмаштырып кына укыйлар икән. Йөри торгач, Лена Гайнанова Казанда яшәүче кайбер кешеләрнең адресларын табу бәхетенә дә ирешә. Г.Исхакый китапларын кадерләп саклаучылар бар икән ләбаса. Аларның күбесе карчыклар, кайчандыр Исхакый әсәрләре кулларында булып, соңыннан бу китапларны саклап кала алганнар. Исхакый китапларының кыйммәтен, кадерен белүче шушы кешеләр арасына үтеп керү һәм ышаныч казану бик кыен булса да, Лена апа тиздән алар арасында үз кешегә әйләнеп китә. Очрашуга килгәндә лимонын, затлы һинд чәен дә онытмый. Менә шул картлардан алган китапларны тулысынча күчереп, тиз арада кайтарып бирергә дә өлгерергә кирәк. Күчерү эше – вак эш, ул күпме йокысыз төннәр үткәрүен үзе генә белә. Бик күп китапларның титул битләре ертылган булу да гаҗәпләндерми аны, чөнки алай-болай тентү белән керсәләр, кем китабы икәнне берәү дә белергә тиеш түгел. Китапларның күбесе гади халык кулында сакланып калган. Чолан такталары арасында яшергәннәр, чүпрәккә төреп, тозга һәм башка нәрсәгә күмеп куйганнар. Исхакый китапларын халык әнә шулай кадерләп тоткан, саклап кала алган. Болар турында сөйләгәндә, Лена апа яшьле күзләрен сөртеп-сөртеп ала иде. Милләттәшләре белән горурлану да, аның газапларын чын күңелдән аңлау да бар иде аның күз карашында. Юк, куркак булмаган безнең халык, киресенчә, үз тормышын куркыныч астына куеп, газиз Исхакыеның китапларын саклап калган. Лена ханым бер әби сөйләгән вакыйганы да искә төшереп алды. Өйләренә тентү белән керәчәкләрен ишеткәч, әтиләре гарәпчә язылган китапларны янып торган мичкә ыргыткан, ә шуларның берсен, янарга өлгермәгәнен, уттан йолып калган кыз озак еллар бу китапны яшереп саклаган. Хәзер инде үзе дә әби булган бу кешедән алган китап Г.Исхакыйның “Теләнче кызы” әсәре булып чыга.

Лена Гайнанова һәр китапның эзенә төшкән саен, аларны гарәп язуыннан үзебезнең язуга күчереп, төрле искәрмәләр дә ясап бара. Аннан соң аларны машинкада бастыра. Ул бу әсәрләрне үзендә яшереп яткырмый, ә берәм-берәм ышанычлы кешеләргә биреп тә укыта. Шулай итеп, китапларны укып чыгучылар күбәйгәннән-күбәя бара. Шунысы сөенечле: сәхнә әсәрләренең байтагы басылып чыкканчы ук театрда да укылалар. Сәхнәдә уйналалар икән, бу бит үзе зур шатлык. Лена апа шулай уйлый. Күпләр аның бу адымын хупламыйлар. Басылып чыкмас борын аларны ничек инде кеше кулына бирергә мөмкин. Шулкадәр эшләгән эшеннән файдаланып, төрле дәрәҗәле исемнәр дә алу мөмкинлеге булгандыр, бәлки, ләкин Лена Гайнанова өчен иң әһәмиятлесе болар түгел. Иң әһәмиятлесе: Г.Исхакый исеме, аның китаплары халыкка барып ирешсен. Бу – игелеклелек, зыялылыкның иң югары ноктасыдыр, мөгаен.

Г.Исхакыйның эмиграциядә язган әсәрләрен кайтарту эше дә җиңел булмый. Лена Гайнанова әдипнең кызы Сәгадәт ханым белән дә элемтә урнаштыра. Тиздән Төркиядән хат килеп төшә. “Әтиемнең мирасы илә мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде, моның өчен ни кадәр рәхмәт әйтсәм дә аз булыр... Сез сораган китапларның берәм-берәм копияләрен чыгарып юлларбыз...” – дип яза Сәгадәт ханым Лена апага. Ул хат белән бергә әтисенең дүрт китабын да җибәрә. Сәгадәт ханым вафатыннан соң, Лена ханым Г.Исхакый әсәрләрен М.Таһир аша кайтарта башлый. Кайбер кыенлыклар да килеп чыга. Мәхмүт әфәнде кайбер китапларның күчермәләрен Казаннан килгән бер кеше аркылы (Лена апа аның исемен әйтми) җибәрә. Бу кеше аларны бирүдән баш тарта. Әсәрләрнең копияләрен кабат алганчы, шактый вакыт үтә. Ни булса да була, каршылыкларны җиңә-җиңә, Лена Гайнанова Г.Исхакый әсәрләрен туплый, кулына килеп кергән һәр әсәрне гарәп язуыннан кириллицага күчерә бара. 1987 елда мирас комиссиясе төзелә. Ул вакытка Лена ханым мөстәкыйль рәвештә әдипнең байтак әсәрләрен туплап, текстологик яктан әзерләп бетергән була инде. Болар барысы дүрт томны тәшкил итәләр.

Мәскәүдә спецфондлар ачыла башлагач, Лена ханым Исхакый әсәрләрен архивлардан эзли башлый. “Җан Баевич” пьесасын ул әнә шул рәвешле таба. Әдипнең чит илләрдә язылган әсәрләре бераздан Лена Гайнанова төзегән V томда урын алалар.

1991 елда “Зиндан” җыентыгы басылып чыкты. Аны да Лена Гайнанова төзеп чыгарды. Бу китапка иң нык сөенүчеләр укытучылар иде дисәм дә, хата булмас. Әйе, бу вакыйга ул вакытта барыбызга да зур куаныч китерде, чөнки без, укытучылар, Г.Исхакый иҗатын ныклап торып балаларга өйрәтә башладык. “Мирас” журналы чыга башлагач, Г.Исхакыйның “Зиндан"га кермәгән әсәрләрен шуннан укый башладык. Лена апа һәр әсәргә дә искәрмәләр, ә кайберләренә кереш мәкаләләр дә язарга өлгерә иде. Менә кайда булды ул чын табыш! “Мирас”ны алдырмаган укытучы булмагандыр да ул вакытта, журнал һәрберебезнең көтеп алган кадерле кунагына әйләнде. Моның шулай булуында Лена Гайнанова, аның белән кулга-кул тотынышып эшләгән текстолог Ф.Ибраһимова (Г.Исхакыйның публицистик әсәрләрен текстологик яктан әзерләп, 6-7 нче томнарны чыгарды), театр сәнгате галиме Һ.Мәхмүтовларның (Г.Исхакый әсәрләренең библиографиясен әзерләгән галимебез, ул инде вафат) роле бик зур булды. Алар Г.Исхакый исемен, иҗатын кайтаруда башлап йөрүче беренче карлыгачларыбыз булдылар.

Тарихи гаделлек җиңеп чыкты: әдәбиятыбызда Г.Исхакый исеме лаеклы урынын алды. Әдәбиятыбызны Исхакыйдан башка күз алдына китереп карагыз әле. Никадәр ярлы һәм ятим булыр иде ул. Бүген аның әсәрләрен анализлап язылган фәнни хезмәтләр, монографияләр байтак. Галимнәр әдип иҗатын бөртекләп җыеп, аларны текстологик яктан әзерләү эшен башкарган Лена Гайнанова һәм башка текстологларыбызга бик рәхмәтледер дип уйлыйм. Әдәбиятыбыз тарихында аларның, һичшиксез, лаеклы урыннары булырга тиеш, бу фидакарь шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтү, исемнәрен зурлау – милләтебез әдәбиятын зурлау дигән сүз ул.

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы

VK фикерләре