Алтынга нәҗес ябышмас

Сөембикә
Тарханова Гүзәлия 7 февраль, 2010 - 19:55

Халкыбызның бөеклеген, ул биләгән дәүләтләрнең (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы) гомумкешелек тарихында тоткан урынын аның бөек һәм затлы шәхесләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Казан тарихында милләтебезнең сөекле ханбикәсе, асыл заты Сөембикәнең роле гаҗәеп зур. Сөембикәсен, аннан соң дәүләтчелеген югалткан татар халкы легендалар һәм бәетләрдә аны сагынып сөйләгән, исемен данлаган. Әдипләребез Сөембикә турында язган романнарында, аның исеме белән бәйләп, татар халкының тарихтагы бөек ролен, рухи һәм мәдәни дөньясының байлыгын күрсәтергә омтылганнар. Ничәмә-ничә буын мәктәп баласы “Сөембикә бәете”н укып үскән, татар халкының ачы фаҗигасен үз йөрәге аша уздырган. Шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз әсәрләрендә тудырылган Сөембикә образы гүзәллек символына әйләнгән. Милләтебез сагында торучыларны аның изге исеме зур көрәшләргә рухландырган.

Бүгенге дөньяда, ягъни рухи кыйммәтләр югала барган бер чорда, Сөембикә исеме яшь буын өчен, кыйбласын югалтмыйча, алга барырга, дөрес яшәргә өйрәтүче маяк булып тора.

Сөембикәне Мәскәүгә тоткын итеп озатканнан бирле 458 ел вакыт узган, ә татар халкы күңелендәге җәрәхәт һаман да әрни, йөрәкләрдән кан саркып тора төсле. Сөембикә диюгә, Казан халкын, бигрәк тә гади халыкны хөрмәт иткән, аны бөтен йөрәге белән яраткан гүзәл ханбикә образы килеп баса. Әйе, халкыбыз Сөембикәне изгеләр рәтенә куеп зурлый. Сөембикә манарасы янында еш кына намаз укып утыручы хатын-кызларны очратырга була. Әйтерсең лә алар күңелләрендәге борчу-шатлыкларны Сөембикәнең үзе белән уртаклашалар. Халык бу манараны изге урынга саный икән, бу юкка түгел. Ниндидер күзгә күренмәс сихри көч – Сөембикәгә булган хөрмәт, аны ярату хисе китерә аларны монда.

Милләтебезнең горурлыгы булган Сөембикәне Казан ханлыгы тарихының аерылмас бер өлеше дип карасак та, бу шәхесне тиешенчә зурлыйбызмы, аңа ихтирам саклыйбызмы соң без? Әйдәгез, бу сорауга җавап бирү өчен, мәсьәләне төрле яклап тикшереп карыйк.

Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында 19-20 нче гасыр чикләрендә яшәгән Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, З. Вәлиди кебек тарихчыларыбыз, урыс тарихчысы М. Худяков һәм хәзерге чор татар тарихчылары Ф. Урманче, Р. Фәхретдинов, Р. Әмирханов, шулай ук язучыларыбыз М. Хәбибуллин, Р. Батулла һ.б. Сөембикә турында шактый бай эчтәлекле күләмле әсәрләр иҗат иттеләр, аның исемен мәңгеләштерделәр, татар тарихын яктыртуга һәм баетуга зур өлеш керттеләр. Халкыбыз аларга бик рәхмәтле.

Бүген милләтебез өчен исеме дә калкан булып торырлык Сөембикәбезнең тарихи ролен киметергә тырышу, милләтебезне кимсетергә, аның дәрәҗәсен төшерергә теләү сизелә башлады. Болай да татар тырнагы астыннан кер эзләргә яратучыларның тегермәненә су кою яки, икенче төрле әйткәндә, үзең утырган ботакка балта чабу белән бер бит бу! Сүз менә нәрсә турында бара. “Мирас” журналының 2001 елгы 10 нчы санында К. Латыйпның “Сөембикә хатасы” исемле тарихи поэмасы басылып чыккан иде. Поэманың тел-сурәтләү чараларына, авторның язу өслүбенә тукталып тормыйча, турыдан-туры аның эчке мәгънәсенә игътибар итик. Тарихка кагылып, Сөембикәнең хатасын “эзләп табып”, аны халык хөкеменә тәкъдир итәрлек тә булгач, бик җитди нәрсәдер бу, дип уйлап, мин аны кат-кат укып чыктым. Өлкән яшьтәге шагыйрьнең бу әсәре мине шаккаттырды.

Ханлык таҗыннан ваз кичеп,
Казаннан китеп,
Сөембикә зур ялгышты, – дип яза автор. Алга таба ул Сөембикәне:
Үзе гаепле,
Көтмәгәндә, уйламаганда
Таҗдан ваз кичте.
Казаннан китте, Иван йомышчысы Шаһгалине таҗлы итте, – дип гаепли.

Димәк, поэмадан аңлашылганча, Сөембикә, ханлык таҗыннан ваз кичеп, Мәскәүгә үзе теләп киткән булып чыга. Шуны искә төшерик: ханлык таҗы Сөембикәдә түгел, ә аның улы Үтәмешгәрәйдә, ул бары тик регентша, ягъни ваз кичү-кичмәү мәсьәләсе аның ихтыярында була алмый. Ул, үзе теләп, “Казаннан китте” дию авторның зур ялгышы гына түгел, ә исемнәре искә алынган тарихчыларыбызның барлык фәнни хезмәтләрен бер селтәнүдә сызып ташлау дигән сүз. Бер Һ. Атласи гына да “Сөембикә” һәм “Казан ханлыгы” китапларын язганда, барысы 56 чыганактан файдаланган. Калганнарыныкы да күктән алып язылган уйдырмалар түгел. Алар файдаланган чыганакларның берсендә генә булса да, Сөембикә Казанны ташлап, үз иреге белән Мәскәүгә китте диелсә, мондый нәрсә тарихчылар игътибарыннан читтә калмас иде. Чынлыкта исә, Сөембикәнең яшәеше, язмышы Казан түрәләре кулында булган. 1449 елда ире Сафагәрәй үлгәч, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй анасы Сөембикә регентлыгында хан итеп игълан ителә. Бу чорда аның хәле бик авыр булган, түрәләр Сөембикәне санламаганнар. Үтәмешгәрәй идарә иткән чорда гына да, З. Вәлиди фикеренчә, Казаннан, Мәскәү хезмәтенә керү өчен, ун меңләп кеше качып китә. Кырымнан килгән һәм соңыннан гарнизон башлыгы булган Кошчак (Кучак) углан аның төп ярдәмчесенә әйләнә, ләкин тиздән аңа каршы оппозиция оеша. Кошчак Казаннан китәргә мәҗбүр ителә. Идарә итүдә тәҗрибәсе булмаган Сөембикә бер киңәшчесез дә кала.

1550 елда Иван IV Казанга чираттагы һөҗүмен башлый. “Ошбу куркынычлы вакытларда Казанның гайрәтле, акыллы мәликәсе Сөембикә, крепость өстенә менеп, үзе командалар биреп йөри”, – дип яза ул чор турында З. Вәлиди. Казанның гади халкы ханбикәсен ярата, чөнки ул һәрчак алар ярдәменә таяна, ә түрәләрнең кайберләре күбрәк үз мәнфәгатьләрен генә кайгырткан. Урыс иленең бу походы Казанга зур куркыныч тудырган әлеге көннәрдә түрәләр Иван IV белән килешү төзергә ашыгалар. Ходайкул, Нургали Ширин (Сөембикә һәм Сафагәрәйнең төп дошманы Булат Ширин улы) җитәкчелегендә Вакытлы хөкүмәт төзелә. Алар Мәскәү белән ике арада килешү төзү өчен, илчеләр җибәрәләр, тәхеткә Шаһгалине чакыралар. Урыс хөкүмәте аны хан итеп җибәрә, ә Сөембикәне улы белән бергә, әсир итеп, Мәскәүгә озатуны таләп итә. 1551 елның 11 нче августында бер яклаучысыз калган Сөембикә, Үтәмешгәрәй, Кошчакның ике баласы, Ак Мөхәммәд угланның улы мәҗбүри төстә Казаннан Мәскәүгә озатыла. “Мондый вакыйганың охшашын тарих күрмәгән булса да, татар күңеле аны эшләүдән тартынмады”, – дип язган Һ. Атласи ул турыда. Бер үк диндәге кардәш Кырым ханнарының идарә итүеннән курыккан Казан түрәләре Мәскәү патшасы алдында бил бөгүне өстенрәк күреп, үз ханнарыннан һәм аның анасы Сөембикәдән әнә шулай баш тарталар.

Сөембикәнең үз иреге белән Иван карамагына китүе һич тә мөмкин түгел. Казаннан китәр алдыннан ул ире Сафагәрәй кабере янында үзәк өзгеч тавыш белән елый, әйтерсең лә сөеклесе аның аһ-зарын ишетә ала. Бу елауда татар халкының каргышлы ачы язмышы чагыла. Ф. Урманченың “Идегәй, Нурсолтан, Сөембикә” китабында аның елау-сыктауларының тулы тексты бирелгән. Шуннан бер өзекне китерәм: “И, сөекле падишаһым минем, сөйгән Сафагәрәем! ... Күрәсеңме соң хәзер: синең сөекле хатыныңны һәм шулай ук өзелеп яраткан сабый улыңны дошманнар тоткынлыкка алып китәләр! Нишләп соң шулай иртә ташлап киттең син безне? Нишләп соң... вакытыннан элек кара, караңгы җир астына кереп яттың? Сөеклем минем! Безне хәзер гомер-гомергә Казанның вә казанлыларның, барлык мөселман халыкларының кан дошманы булган Мәскәү патшасы тоткынлыкка алды. Аңа каршы тору өчен минем көчем дә, гайрәтем дә җитмәде! Ярдәмгә килердәй ихлас дусларым, яклаучыларым да булмады минем... Кемгә генә сөйлимме икән кайгымны? ... Мине урысларга саткан Казан түрәләренә – сатлык җан, җинаятьчеләргә сөйлимме кайгымны? ... Артык җыларлык хәлем дә калмады минем. Дәрьядай түгелгән яшьләрдән күзләрем дә сукырая бугай инде...”

Бу текстны дәреслекләргә кертерлек. Әнә ич мәктәп укучылары “Плач Ярославны” (“Ярославна елавы”) турында укып, урыс иле өчен авыр вакытларны күз алдына китереп утыралар. Сөембикә елавы белән таныш кеше аны гаепләп утыра алыр идеме икән? Поэмадагы тагын берничә өзеккә игътибар итик.

Шаһгалине син дә сына:
Ике арада,
Мәскәү белән Казан арасында чаптыр.
Кул-аягы белән үзен кармакка каптыр, – дип сөйли Иван Сөембикәгә.

Сүзләренә генә игътибар итегез әле. Кармакка каптыр, янәсе. Никадәр вульгарлык. Әйтерсең лә сүз бер урам хатыны турында бара.

Син аныкы, ул синеке.
Итәр идем үземнеке,
Анастасиям булмаса, – дип дәвам итә Иван патша.

Авторның фантазиясенә исең китәрлек. Тоткын булса да, Сөембикә, беренче чиратта, ханбикә бит әле. Аннан соң барысы да үз кулында була торып, Иванның аңа, үзенең дошманына, мондый сүзләр сөйләп торуы да икеле.

Автор алга таба Иван патша исеменнән Сөембикәнең уй-хыялларын тасвирларга керешә.

ул кулына кылыч алачак.
Мәскәү яугирләре белән бергә
Казанга каршы барачак.
Канлы яуда катнашачак.

Бу юлларны язганда автор нинди хисләр кичерде икән дә үз иленә каршы “яуга баручы” Сөембикәне ни рәвешле күзаллады икән ул? Кәгазьгә төшкән бу юллардан йөрәгенә утлар үрләмәде микәнни? Юк шул. Тарихны “яңартырга” керешкән автор тиздән тагын бер поэма язып ташлый.

К. Латыйпның икенче поэмасы 2003 елгы “Мирас” журналының 10 нчы санында “Гәүһәршад” исеме белән басылып чыкты. Монда ул бу шәхесне тарихи бөеклеккә күтәреп, Сөембикәне гаепләүнең иң югары ноктасына җитә. Ул аны Казанга каршы яуга баручылар арасында итеп сурәтли.

Сөембикә, элеккеге ханбикә,
Шаһгали белән бергә,
Газиз Казанымызга яу белән килә икән.
Инде Сөембикәнең Казан ханлыгы тәхетендә
хан белән янәшәдә
яңадан утырасы килә икән.
Шул хакта уйлана-уйлана
ярсулы йөрәге тибә икән.

Шуңа охшашлы юллар поэмада байтак. Бу бернинди мантыйкка да сыя торган нәрсә түгел. Уйлап карагыз әле. Үзенең зирәк акылы белән аерылып торган Сөембикә, тәхетен кире кайтару өчен, шундый юлны сайлар идеме, кан дошманы Иван аңа Казанда идарә итәргә мөмкинлек бирер дигән уйлар аның башына килер идеме икән? Юк, әлбәттә. Тарихи чыганакларда (сүз татар халкының атаклы тарихчылары турында бара) андый нәрсәгә хәтта ишарә дә юк. Явыз Иванның да Сөембикәгә Казанны яулашырга барырга тәкъдим итүе мөмкин түгел, чөнки башына тай типмәгән кеше үз дошманын, Казан дәүләтенең ханбикәсен, халкы янына якын да җибәрергә куркыр иде. Киресенчә, ул аны Казаннан ерактарак тоту өчен, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә биреп котыла. Буйсынмас һәм горур холыклы Сөембикә беркайчан да андый юлга бармас иде. Шундый булганга күрә дә Шаһгали тоткынлыгында авыр һәм газаплы тормыш кичерә ул, хәтта бөек тарихчыбыз Р. Фәхретдин фикеренчә, Шаһгали явыз, буйсындыра алмаганга күрә, Иван IV котыртуы буенча аның колак-борынына кадәр кистергән. Сөембикәне үз халкына каршы чыгуда гаепләгән автор фикеренчә, Казанны саклауда катнашып, батырларча һәлак булганнарның берсе Гәүһәршад ханәкә булган.

Кем соң ул Гәүһәршад? Һ. Атласи фикеренчә, “бу кеше үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары мең ирнекеннән артык булды. Казан ханлыгының бетүенә көч куйган кешеләр арасында бу хатын иң зур урын тотты. Бу тезгенсез хатын көчсез ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды.”

Гәүһәршад ханәкә – Ибраһим ханның кызы, Мөхәммәдәмин ханның сеңелесе – Казан түрәләре каршында шактый абруйлы саналган, ханлыкның күренекле кешеләре Кече Али мирза, Булат Ширин һ.б. аның исеме тирәсендә берләшеп, Кырымнан килгән ханнарга каршы даими рәвештә эш алып барганнар. Урыс дәүләте Казанга куркыныч тудырган чакларда Гәүһәршад һәм башка түрәләр, идарә итү өчен, Кырым ханнарын, ягъни Сәхибгәрәй, Сафагәрәй ханнарны (Сафагәрәйне Казан тәхетенә өч тапкыр утырталар) чакырып китерәләр. Билгеле булганча, нәкъ менә шушы ханнар идарә иткән чорларда Казан ханлыгы бәйсез дәүләт булып яшәгән. Ләкин каты куллы бу ханнар Казан түрәләрен дә буйсындырып тотканнар, ә үз мәнфәгатьләре өчен генә тырыша торган бу мирзаларга мондый сәясәт, әлбәттә, бер дә ошамаган. Алар Мәскәү патшасы ярдәменә таянып, Кырым ханнарын куып җибәрә һәм Мәскәү тәкъдим иткән ханнарны тәхеткә утырта торган булганнар. Мондый уен нәтиҗәсендә Шаһгали (өч тапкыр Казанда хан булып тора), Җангали кебек Мәскәү мәнфәгатьләрен яклаучы ханнарның Казан тәхетендә утырулары билгеле. Гәүһәршад һәм аның кул астындагыларның мондый эшләре Казан ханлыгын көчсезләндерүгә, ә Мәскәү хакимияте йогынтысының тагын да зураюына китергән. Әнә шундый таркаулык, үзара ызгыш-талаш, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәү Казан ханлыгының көчсезләнүенә һәм ахыр чиктә җимерелүенә китергән. Кырым, Нугай, Казанның берләшеп яши алмавында түрәләрнең гаебе һичшиксез зур.

Бу хәлләр бик күптән булган. Сүз дә юк, Гәүһәршад ханәкә кылган гамәлләр арасында, бәлки, яхшылары да булгандыр. Ихтимал, поэма авторы да шуңа ишарә иткәндер. Дөрес, тарихи хезмәтләрдә Казанны яклап шәһит китүчеләр арасында Кол Шәриф исеме билгеле булса да, Гәүһәршад исеме телгә алынмый. Ни генә булмасын, аның исемен Ватанны саклаучылар белән бер рәткә куялар икән, моннан милләтебезгә зур зыян булмас. Тик менә Сөембикәнең якты исемен юк итәргә теләүне берничек тә аңлап булмый. Бигрәк тә мондый нәрсәләрнең халыкара фәнни-популяр “Мирас” журналында басылып чыгуы гаҗәп тоелды. Бер генә мәртәбә булса да эч пошмас иде. Юк бит, бераздан, 2008 елгы “Мирас”ның 10 нчы санында баш мөхәррир М. Сәхаповның журналга язган баш мәкаләсендә Сөембикә турында шагыйрь К. Латыйп поэмаларында язылганнар белән тулысынча тәңгәл килә торган фикерләр әйтелде. Кайбер мисалларга тукталасым килә. “Татар халкы хакимият башына (1551 ел турында сүз бара) үз милләт вәкилләрен, төгәлрәк әйткәндә, Ибраһим хан кызы Гәүһәршад ханбикә кешеләрен утырта. Мәскәү кенәзлеге Сөембикә регентшаның һәм аның улы Үтәмеш Гәрәй ханның (1546-1566) гомерен коткарып кала һәм аларны Мәскәүгә алып китә”, – дип яза М. Сәхапов һәм моңарчы билгеле булган тарихи фикерләрнең капма-каршысын исбатларга тырыша. Ләкин сорау арты сорау туа: кемнәрдән коткара, Гәүһәршад ханәкә кешеләреннәнме, әллә Казан халкыннанмы? Сөембикә “үз милләт вәкиле” түгелмени? Алайса, кемнәр алар милләт вәкилләре? Коткара икән, егерме яше тулмас борын Үтәмешгәрәйнең Мәскәүдә үтерелүен, Сөембикәнең зур газаплар күреп, вакытсыз бу дөньядан китүен ничек аңлатырга? Бу очракта автор нинди тарихи чыганакларга таянып язуын искәртергә тиеш иде, минемчә. Баш мөхәррирнең: “Сөембикә регентта, башта Җан Гали ханга, аннан соң Сафа Гәрәй ханга кияүгә чыкканнан соң, Казан ханлыгы белән кабат идарә итәргә омтылып, 1552 елның 9 маенда Шаһ Галинең хатыны була”, – дигән фикере тагын да гаҗәпкә калдыра. Казан түрәләренең хыянәтен күргән һәм Иванның явыз планнарын сизеп, күреп торган Сөембикә Казанга кире кайту юлының мәңгегә бикләнгәнлеген аңламаслык дәрәҗәдә беркатлы булмагандыр. Сөембикә үз ихтыяры белән Шаһгалигә барган булса, Касыйм ханлыгында рәхәт гомер кичереп яткан булыр иде.

К. Латыйп һәм М. Сәхаповның Сөембикәнең Казанны яулап алырга килүе турындагы фаразлаулары – чын дөреслекне бозып күрсәтү ул. Алай гына да түгел, бу күптән гүр иясе булган тарихи шәхесләребезнең рухларын хурлау, кимсетү белән беррәттән, татар милләтенә, аның үткән тарихына күләгә төшерү дә булып тора. Гомумән, үткәннәрдә казынып, “гаделлекне раслау” эшенә керешкәндә, халкыбыз тарихын бозып күрсәтүче чыганакларга түгел, объектив бәя бирердәйләренә таянырга тырышырга кирәк. Соңгы вакытларда, кемнәрнедер шаккаттырырга тырышып, тарихи дөреслеккә каршы килүче мәкаләләрне халык хөкеменә чыгару ешаеп китте. Аларның халыкара “Мирас” журналында дөнья күрүе бик күпләрне борчый. Кайберәүләр үзләрен “милләтне инкыйраздан саклап калучылар” дип атыйлар, әмма Сөембикә, М. Җәлил (шул ук “Мирас”та М. Сәхапов һәм Э. Яһудинның “Барбаросс инкыйразы” исемле драмасы басылып чыкты) исемнәренә пычрак ату милләтебезгә файда китермәячәк, киресенчә, аны сазлыкка төртеп төшерү булачак. Мәкаләмне Акмулла сүзләре белән төгәллисем килә.

Саф алтынны нәҗескә буяу белән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!..

 

Беркетелгән файлКүләме
Алтынга нәҗес ябышмас [557]69.5 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Тирән эчтәлекле мәкаләгез өчен зур рәхмәт, Гүзәлия апа! Мәгълүмат бернинди тоткарлыксыз таралган заманда хакыйкать юлыннан туры алып баручы сезнең кебек фидакарь җаннар күбрәк булсын иде. Хаклыкның ялганнан һәрвакыт өстен чыгачагына ышанам.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Гөлназ! Бар нәрсәдән дә хәбәрдәр булырга теләвегез һәм минем сайтта басылган материаллар белән кызыксынып, зур җитезлек белән танышып баруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сөембикә исемен каралтучылар турында сез ни уйлыйсыз? Бу турыда сез һәм башкалар да үз фикерләрен әйтсеннәр иде.