Дәрдемәнд – шагыйрь-философ

Дәрдемәнд – шагыйрь-философ

Татар мәктәбенең 7 нче сыйныфында (рус мәктәбенең 10 сыйныфында) Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тормышын һәм иҗатын өйрәнү каралган. Үз чорының башка шагыйрьләреннән тормышы белән дә, иҗаты белән дә аерылып торган бу шагыйрь белән таныштырганда, мин күбрәк аның шәхесенә, гражданлык позициясенә игътибар итәм. Болай эшләгәндә, аның иҗатына анализ ясау, шагыйрьнең ни әйтергә теләгәнен аңлау күпкә җиңелрәк. Дәресемне мин шуларны исәпкә алып үткәрдем. Бу – беренче дәрес, вакытның күбрәк өлеше шагыйрьнең биографиясенә багышланганга күрә, берничә шигыре генә өйрәнелде. Икенче дәрестә дәреслектәге шигырьләре анализлана, беренче дәрестән соң бу укучыларга җиңелрәк бирелә.

ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫ. Дәрдемәнд – шагыйрь-философ.

МАКСАТЫ. 1. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; 2. Аерым шигырьләрен өйрәнү аша аның иҗатына хас үзенчәлекләрне аңларга ярдәм итү; 3. Дәрдемәнд иҗатына ихтирам тәрбияләү.

IX татар сыйныфында “Идегәй” дастаны буенча үткәрелгән дәрес планы

“Идегәй” дастаны

VIII сыйныфта “Идегәй” дастаны өйрәнелә, ләкин IX сыйныфта, Алтын Урда чоры әдәбиятын үткәндә, бу әсәрне кабат искә төшерү һәм шул чор белән бәйләп өйрәнү бик тә зарур, минемчә. Бу сыйныфта укучыларның карашлары да формалашкан, тарихи чорны аңлау дәрәҗәләре дә тирәнрәк үскән була. Алдагы сыйныфта өйрәнгәннәрне исәпкә алып, IX сыйныфта мин семинар дәрес үткәрүне кулайрак күрәм. Тарихның бу чорын чагылдырган мәкаләләрдән, төрле журналлардан файдаланам, укучыларны Идегәй, Туктамыш хан һәм башка геройларның характеры, төрле бәрелешләр сурәтләнгән текстлар белән тәэмин итәм. Сораулар алдан ук бирелә, һәр укучы аларга мөстәкыйль әзерләнә, чөнки өстәмә материалларның кирәклесен сайлап алу мөмкинлеге бирелә (“Мирас”, “Татарстан” журналларында чыккан фәнни мәкаләләр һәм бу журналлар үзләре укучылар карамагында, ягъни кабинет китапханәсендә саклана). Бу язмамда семинар дәреснең планын тәкъдим итәм. Дәрес барышында кулланыла торган текстларның үзләрен кертеп тормадым, әйтеп кенә уздым, чөнки алар һәр укытучыда да бар.

Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре

Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре  Максат: а) әдипнең берничә хикәясен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү; б) Ә. Еникинең психологик анализ остасы икәнлегенә төшендерү; в) укучыларның хис дөньясын баетырга булышу.
  Җиһазлау. Язучының портреты, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?”, “Ана һәм кыз” хикәяләре, Ә.Еники. Сайланма әсәрләр, ”Мәктәп китапханәсе” сериясе, II том, 2002 ел.
  Искәрмә. 1) Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяләрне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр. 2) Дәрес планы төзегәндә, укучыларның җаваплары якынча гына күзаллана. Тәкьдим ителә торган бу план-конспект дәрес барышында укучылар биргән тулы җавапларны исәпкә алып, тулыландырып бирелде. Дәрестә җавап бирүче укучылар күп, һәр җавап бирүче бала “Укучы” сүзе белән билгеләнде.

Иҗади эшләүчеләр өчен. Компьютер технологиясенә нигезләнгән ачык дәрес планы

Компьютер технологиясенә нигезләнгән ачык дәрес планы

Тема. И.Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау.

Максат:
- баллада билгеләренә таянып, әсәрне анализлау;
- логик һәм иҗади фикер йөртү күнекмәләрен булдыру;
- гаделлекне яклау, матурлыкны саклау өчен көрәшү – кеше тормышының төп мәгънәсе икәнлеген аңларга ярдәм итү.

Җиһазлау. И.Юзеевның портреты, компьютер.

Искәрмә: дәрес планында компьютер ярдәмендә бирелә торган материал күрсәтеп барыла, балаларның җаваплары җәя эчендә бирелә.

Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау

Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау

Тема. Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау.

Максат. Бирелгән бүлекне вакыйгаларга бүлеп, алар арасындагы бәйләнешне табарга, гомумиләштерергә өйрәтү.
Логик фикер йөртү, чагыштыру аша нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен үстерү.
Кешенең эчке дөньясына, күңел кичерешләренә бәя бирергә өйрәтү.

Җиһазлау. Дәреслек (56 – 60нчы битләр), Ә.Фәйзи “Кечкенә Апуш” (“Тукай”) романы, Г.Тукайга багышланган альбомдагы мәдрәсәдә уку чорын чагылдырган төрле рәсемнәр.

Дәрес барышы

- Исәнмесез, укучылар. Без бүгенге дәрестә Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген өлешчә анализларбыз. Сез өйдә 56 – 60нчы битләрдә бирелгән текстны укып килергә, аңлашылмаган сүзләрне аңлатмалы сүзлектән карап, синонимнарын табарга тиеш идегез.

Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.
Реклама
валенки

шубы в москве

. Марки новых авто - автосалон mazda - данные из Автопортала.

. Бандана мужская CRAFT COOL Bandana: термобелье детское - www.active-life.net.ua.