Дәреснең технологик картасы. Татар әдәбияты, 5 нче сыйныф

Песи укый
Тарханова Гүзәлия 20 гыйнвар, 2015 - 16:47

Ресурс турында: Коллегалар. Безгә ФГОС дәреснең технологик картасын эшләргә кушып, русча шаблон бирделәр. Башка рус сайтларында да шул шаблон белән төзегәннәр. Мин сезгә үрнәк карта җибәрәм. Сезгә файдасы тисен, рәхәтен күрегез. 

Тема: Ф. Хөснинең “Сөйләнмәгән хикәя”сендә бәхет мәсьәләсе.

Дәреснең максатлары:

1. Хикәяне анализлау өчен шартлар тудыру.
2. Бәхетле булуның юллары төрле булуын ачыкларга ярдәм итү.
3. Ата-ананы хөрмәт итү бәхет чыганагы булуын аңларга булышу.

Дәреснең бурычлары:

1. Белем бирү максаты: хикәянең төп фикерен укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру.
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
3. Тәрбия бирү максаты: бәхетле булу кешенең үзеннән тора икәнлегенә ышандыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

1. Предмет нәтиҗәләре: хикәянең темасын аңлау һәм формалаштыру, идеясен күрсәтү.
2. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: герой кылган гамәлләр аша яхшыны начардан аерырга өйрәнү.
3. Метапредмет нәтиҗәләр:
- регулятив: әсәрнең төп проблемасын табу, герой эшчәнлеген бәяләгәндә, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу;
- танып-белү: булган белемнәргә таянып, “бәхет” төшенчәсенә кагылышлы мәгълүматны табу һәм анализлау аша аны бәяләү, гомуми нәтиҗә чыгару;
- коммуникатив: бәхет турында төп фикергә килгәнче, төрле җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү, әсәрнең төп фикерен табу һәм формалаштыру.

VK фикерләре