Мәкаләнең тулыландырылган варианты
Хөрмәтле сайт кулланучыларыбыз!
Казанда яшәүче галим Мәсгуд Гайнетдинов белән очрашканнан соң, "Шомырт чәчкәседәй саф мәхәббәт" мәкаләсен тулыландырырга уйладым. Бу галим - Х. Туфанны күреп белгән кешеләрнең берсе. Мәкаләдә аның яңа китабы игътибарга алынды.
Игътибар!
Бозым дигән нәрсәнең булуына күпләр шикләнмиләрдер, мөгаен. Безнең авылда булган хәл нәкъ шул турыда раслый. Еллар үткәч, бозымга тарыган апа үз бәхетен тапты. Аны бозарга теләгән кайнанасы да, бозым салучы әби дә күптән гүр ияләре инде. Флера Тарханова шул вакыйгаларны яктырткан "Гариф белән Гөлфия" хикәясен (114) язды. Хикәя моңарчы беркем тарафыннан да кулланылмаган шигъри стильдә язылган. Сюжеты мавыктыргыч. Мин аның бу әсәрен шигъри хикәя дип атадым. Җиңел укыла. Укырга ашыгыгыз. Сайтта урнаштырабыз.
Дөрес язарга өйрәник
Газета-журналларда басылып чыккан мәкаләләрдә, урамдагы кайбер вывескаларда адым саен дөрес язылмаган сүзләр очрап тора. Шуларның берсе –“чәкчәк” сүзе. Кем беренче тапкыр бу сүзнең язылышын бозып күрсәткәндер – белмим, тик ул кешенең җиңел кулы белән чәкчәкнең язылышы “чәк-чәк” булып китте. Бүген кайсы гына язманы карасаң да, бу сүзнең дөрес язылмавын күрәсең. Хәтта журналистлар да (аларда бу сүзне хаталы язу очрагы күбрәк тә әле) дөрес язылышка әһәмият бирмиләр.
Катнаш никах – тамырсыз гаилә
“Мәдәни җомга”ның 2 нче декабрь санында Ирек Сабировның “Кемгә милләт кайгысы, кемгә гаилә...” исемле мәкаләсе чыкты. Авторның катнаш никахлар проблемасы турында уйланулары безне дә битараф калдырмады. Әйе, бу милләтебезне инкыйразга сөйрәүче катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Тик моңа җәмгыятьнең күпчелек катлавы әкренләп күнегә бара. Хәтта югары вәкаләтле дәүләт эшлеклеләренең кайберләре мондый никахка уңай карауларын яшереп тә тормыйлар.
Туган көнең белән!
Бүген 22 нче ноябрь – кызым Гөлназның туган көне. Еллар, еллар... Бер-бер артлы узганнар да узганнар, ә мин сизми дә калганмын. Бантик тагып, бакчага йөргән Гөлназым кай арада зур кыз булып үсеп җиткән дә кай арада минем иң беренче ярдәмчемә, ышанычлы таянычыма әйләнгән. Уйласаң исең китәрлек. Бүген минем иң шатлыклы көнем. Без исән-сау, рәхәтләнеп бергә яшибез. Кызым, мин сине бәйрәмең белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, дөньяның иң зур рәхәтлекләрен, бәхет-шатлыкларын телим. Иртәләрең – кояшлы, көннәрең сөенечле булсын. Тормышыңда әти-әниеңнең, сөйгән ярың һәм туганнарыңның зур таянычын тоеп яшә. Бәхетле бул, кызым.
“Казан утлары” журналыннан бүләк
“Хикәя яза беләсезме?” бәйгесендә катнашкан өчен, “Казан утлары” журналыннан бүләк.
Бәйгенең шарты түбәндәгечә иде. Журналда бер җөмлә язып куелган. Ул җөмләне дәвам итәргә һәм 1800 тамгадан артмаган (басылган бер бит ул) хикәя язарга кирәк иде. Яздым мин “Язмыш” дип аталган хикәямне. Ярты елдан соң җиңеп чыгуым турында хәбәр килде. “Казан утлары”ның 20 нче еллардан башлап (ул чагында “Атака” дип аталган бу журналда Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан турында да бик әйбәт материаллар бар), 1000 саныннан сайлап тупланган иң яхшы әсәрләрдән торган шәп энциклопедия булып чыкты ул.
Безне сөендергән хәбәр
2011 елның сентябрь аенда Башкортстан татарларының яраткан гәзите “Кызыл таң” белән берлектә бер төркем җәмәгать эшлеклесе, язучылар, галимнәр барлык төрки халыкларның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу инициативасын күтәреп чыкканнар иде. Бу идеяне бик күпләр хупладылар, чөнки гади халыкның рухи дөньясын, барлык уй-хыялларын үз иҗатында чагылдырган Тукайны һәркем ярата, иң олы хөрмәткә лаек дип саный. Бу хәбәрне ишеткәч, Тукайны үз иткән, аның бөеклеген таныган һәр кеше сөенде. “Кызыл таң” башлаган бу эшнең тиздән нәтиҗәсе дә күренде. Башкортстан татарларын һәм киң җәмәгатьчелекне куандырып, Уфа шәһәре администрациясе 26 нчы октябрьдә бөек Тукайга һәйкәл куелачагы турында карар кабул итте һәм карарда булачак һәйкәлнең урынын да игълан итте. Ул “Нур” театры каршында урын алачак.





