Проект эше: "Табигать балалары" пьесасы

Проект эше: "Табигать балалары" пьесасы
Тарханова Гүзәлия 24 ноябрь, 2016 - 13:18

Хөрмәтле коллегалар!

Ниһаять, “Укытучы-мастер” гранты кысаларында оештырылган проект эшебез төгәлләнде. Эшебезнең төп нәтиҗәсе – “Табигать балалары” исемле пьесабыз әзер. Аның авторлары – 96 нчы гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары. Редакторы – 8 нче А сыйныфы укучысы Хөсәенова Алсу. Пьеса мәктәп укучылары өчен язылды. Теләгән укытучылар аны укучылары белән сәхнәләштерә алалар. Сезнең фикерләрегезне көтеп калабыз.

2016 елның 23 нче ноябре
Проект җитәкчесе:
Тарханова Гүзәлия Инсафовна

 

Табигать балалары 
(балалар өчен пьеса)

Катнашалар:

Шүрәле бабай – Былтыр тарафыннан рәнҗетелгән Шүрәле, бер бармагы юк, картайган
Җитез – Карт Шүрәленең оныгы, җитез, ягымлы, кызыксынучан
Былтыр бабай – картайган, эшләпә киеп, таякка таянып йөри
Гадел – Былтырның оныгы
Су анасы
Сусылу – Су анасының кызы

1 нче күренеш

Урман аланы. Киселгән агач төпләре каралып тора. Алан читендә бер кечкенә куак. Ул кояш кызуыннан сакламый. Җитез керә. Кулында гөмбә җыя торган кәрзин. Бер кулында таяк. Аның белән үлән арасын актарып, гөмбә эзли. Эзли торгач, бер чебен гөмбәсе табып ала. Аны төрле якка әйләндергәли, иснәп тә ала.

Беркетелгән файлКүләме
Проект эше: "Табигать балалары" пьесасы [240]77.5 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

резедә исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия ханым! Сез һәрвакыт яңа идеяләр белән янып иҗат итәсез. Бу пьесагыз искиткеч матур булып чыккан. Рәхмәт сезгә! Рәхәтләнеп сәхнәләштерергә тотындык!!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт, Резедә. Кайда гына уйнасалар да, укучыларыгызга җиңеп чыгарга язсын.