Афәрин, Сираҗетдин!

Сандык
Тарханова Гүзәлия 29 сентябрь, 2014 - 17:26
Ресурс турында: 

Г. Камалның “Банкрот” әсәренә ияреп язылды

20 нче гасыр башы. Сираҗетдин Туктагаевның фатиры. Гөлсылу көзге каршында бизәнә.

Гөлсылу. Гайникамал, Гайникамал, дим.

Гайникамал. Мин монда, абыстай.

Гөлсылу (кабынып). Нинди абыстай ул тагын? Хуҗабикә, диген, юньсез. Бар, бай абзыеңны бирегә чакыр.

Гайникамал. Хәзер чакырам, абыс... хуҗабикә. (Чыга. Сираҗи керә.)

Сираҗи. Нәрсә бар, Сылуым? Мәкәрҗә ярминкәсенә ашыгуымны беләсең бит. Әйт сүзеңне тизрәк.

Гөлсылу (иркә тавыш белән). Беләм, җаным. Сәлим бай хатыны Гөлҗамалны да алып бара икән. Минем дә барасым килә.

Сираҗи. Юкны сөйләмә. Мин анда уйнарга бармыйм. (Зур кесә сәгате чыгарып карый.) Кара, синең белән сөйләшеп торып, банкка соңга калам икән ич.

Гөлсылу. Парахутың кайчан китә?

Беркетелгән файлКүләме
Афәрин, Сираҗетдин! [77]78.5 КБ

VK фикерләре