Өч теләк (балалар өчен пьеса)

Өч теләк
Тарханова Гүзәлия 18 июнь, 2014 - 19:23
Ресурс турында: 

Балалар өчен язылган сәхнә әсәре

Серле ят тавышлар ишетелә. Уртада төрле төстәге утлар яктысында Тылсымчы күренә. Ул тылсымлы таягын селтәп җибәрүгә, бер як кырыйдан Булат керә.

Тылсымчы. Әкият иленә илт мине, дидең. Мин синең теләгеңне тормышка ашырдым. Син хәзер Әкият илендә.

Булат. Рәхмәт сиңа, Тылсымчы.

Тылсымчы. Ник кирәк иде сиңа Әкият иле? Теләсә нинди теләк теләмиләр. Усал сихерче кулына эләгүең дә бар иде бит.

Булат. Кемне дә булса зур бәладан коткарасым килә.

Тылсымчы. Димәк, әкият геройлары кебек явыз көчләргә каршы берүзең көрәшмәкче буласың? Моның җиңел түгеллеген беләсеңме?

Булат. Беләм.

Беркетелгән файлКүләме
Өч теләк (балалар өчен пьеса) [3514]59.5 КБ

VK фикерләре