Ассорти

Ассорти
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 20:26

Искәрмә: барлык банкалар да тимер капкачлар белән ябыла. Әгәр банкаларны әзерләгәндә тиешле нормалар һәм чисталык сакланса (аларны парда тотып стерильләштерү һәр рецептка да мәҗбүри), бер генә банкагыз да “атмаячак”.

3 литрлы банканың төбенә карлыган, чия яфрагы, 10 бөртек (горошек) кара борыч, 3-4 канәфер, 2-3 имән яфрагы (булмаса да куркыныч түгел), укропның өлгергән башы салына. Аннан соң урталай ярылган суган, кишер, 3-4 кисәккә ярылган уртача кәбестә, кыяр, помидор, эре-эре телемнәргә киселгән кабачок, болгар борычы (аларны төрлечә аралаштырырга була, төп компонент – кәбестә), 4-5 өлеш сарымсак саласың. Банка тулгач, кайнап торган су саласың, 10 минут торгач (ул арада икенче банканы тутыра торасың), суын кастрюльгә бушатып, 3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салып кабат кайнатып чыгарасың, ул кайнаган арада 3 аш кашыгы уксус салып куярга онытмаска! Кайнап чыккан рассолны банкага салып, капкачын ябасың. (Кышын ассортиның, гадәттә, суганы, кишере ашалып бетми, аларны кәбестә ашына салып җибәрәсең. Менә дигән витамин.)

VK фикерләре