Эре кыярны ярып салкын суда тозлау

Эре кыяр
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 21:47

3 литрлы банкага керән яфрагы, 5-6 өлеш сарымсак, 5-6 борыч, карлыган, чия яфрагы, укроп салып, ярып тутырылган кыяр өстенә салкын су белән ясалган тозлык салабыз. Ул болай ясала: 3 кашык шикәр комы, 1 кашык тоз, 0,5 стакан уксус, 2 таблетка аспирин. Полиэтилен капкач белән ябыла. Төребрәк куелса яхшырак.

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Бу кыярны кышка саклап буламы, Гүзәлия апа? Моның суын кайнатып суытасымы? Хәзер кыяр тозлыйм. Үземнең рецептлар белән ясалган берничә банкам "атарга" исәпли. Кышлык запасым азая бит әле :)

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Бу кыярны кышка саклап булмый, ул хәзер яки бераздан ашау өчен. Кышка саклау өчен, эре кыярны "Кыярны кышка тозлау" рецепты буенча ярып тозлап була. Керән һәм имән яфрагы булырга тиеш. "Атмасын" өчен, 3 кашык уксус салып кара. Мин үзем бу максаттан кыяр белән дамские пальчики помидорын алаштырып тозлыйм. Гадәттә, банкаларым атмый. Банкаларны стерильләштерү мәҗбүри, искәрмәне монда язган идем.

Эре кыярың күп булса, кышка кыяр салаты ясарга була. Иртәгә рецептын урнаштырырмын.

Моның суын кайнатып суытасымы?

Чишмә суыннан башкасын кайнатып суытасың.