Эре помидорларны тозлау

Помидорлар
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 20:15

Искәрмә: 1,5 литр суга 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз салып рассол ясала (бу 3 литрлы 3 банкага җитә, помидорның тутыру тыгызлыгына карап аз гына су өстәргә туры килергә мөмкин).

Тозлау тәртибе:

3 литрлы банканың төбен тулысынча (тулганчы) сарымсак белән тутырабыз. Эре помидорларны урталай ярып, банка тулганчы салабыз. Өстенә кайнар рассолны коеп, 15 минут капкачын япмаган көе стерильләштерәсең, 1-2 кашык уксус салып ябасың. (Мин дә сезнең кебек помидорлар пешмиме икән дип курыккан идем, тик алар тыгыз көе саклана һәм бик тәмле була.)

VK фикерләре