Тарихлы халык – горур халык

Карабәк
Тарханова Гүзәлия 7 ноябрь, 2018 - 20:45

Үз Ватаныңның тарихын тирәннән белү, аның белән горурлану һәм киләчәк буынны шул юнәлештә тәрбияләү – татар зыялылары алдында торган төп бурычларның берсе. Әйе, киләчәк буынны саклап каласы, аның аңыңда горурлык хисен ныгытасы иде. Бу, беренче чиратта, татар халкына милләт буларак үзен югалтмау өчен кирәк. Урыс һәм башка халыклар тарихын тирәнтен өйрәндек, үз тарихыбызны бөтенләй белмибез, тамырларыбызның кая барып тоташкан булуы турында уйлап та карамыйбыз. Бу милли үзаңның түбән дәрәҗәдә булуыннан килә. Шул сәбәпле горурлык тойгысы да үсми. Татар аңында кимсенү хисе тамыр җәеп, үзбәя дә түбәнәя. Моны булдырмау өчен яшь буынга халкыбызның шанлы тарихы, бөек дәүләтчелеге, дөньяларны тетрәтеп яшәгән вакытлардан килә торган абруе турында эзлекле рәвештә төшендереп тору кирәк. Әсәрләр чын тарихи дөреслекне җиткерү белән беррәттән, матур әдәби телдә мавыктыргыч итеп язылырга тиеш.

Тарихчы әдибебез Вахит Имамов – шул өлкәдә армый-талмый эшләүче язучыларның берсе. Ул һәрберсе олы кыйммәткә ия булган күп кенә тарихи әсәрләре белән танылган әдип. Быел аның “Карабәк” романы дөнья күрде. Язучының кыюлыгына, тарихи белеменең тирәнлегенә сокланмыйча мөмкин түгел. Романда сурәтләнгән чор бик тә катлаулы. Автор тарихыбызның иң болгавыр вакытын – барлык татар халкының уртак дәүләте саналган Алтын Урданың XIV гасыр уртасыннан башлап таркалуга йөз тоткан тотрыксыз сәясәте, аның сәбәпләре һәм Урда составындагы Болгар олысының киләчәк язмышын хәл иткән вакыйгалар турында сурәтләгән. Татар тарихында әһәмиятле урын алып торган Туктамыш, Мамай мирза, Идегәй, Аксак Тимер кебек каршылыклы шәхесләр белән бер чорда яшәгән Карабәк, Хәсән бәк кебек туры сүзле, үткен акыллы әмир-бәкләр дә сурәтләнә романда. Тарихи роман авторына зур җаваплылык йөкләнә, чөнки чор сәясәтен, бетмәс-төкәнмәс сугышларын, шәхесләр бәрелешен тирәнтен аңлап, чынбарлыкка зыян китермичә сурәтләү, геройларга төрле яклап бәя бирү җиңел түгел. Урда тормышын һәм аның белән сәяси бәйләнештә торган Литва һәм урыс кенәзлекләрен, ул чор идарәчеләренә хас үзенчәлекләрне объектив сурәтләү масштаблы күзаллауны таләп итә.

Роман авторы һәрвакыттагыча үзен оста һәм зирәк телле язучы итеп күрсәтте. “Карабәк” романы кебек бай эчтәлекле тарихи әсәр күп санлы архив материаллары һәм борынгы шәҗәрәләр кулланмыйча гына языла алмый. Романда халык авыз иҗатының төрле жанрына караган материаллар урынлы, оста итеп кулланылган. Төрле геройларны, вакыйга һәм күренешләрне бәяләүче үткен сүзләр, гыйбарәләр, мәкаль-әйтемнәр, берсеннән-берсе кызыклы төрле риваятьләрне куллану әсәрне бик тә мавыктыргыч иткән.

“Карабәк” әсәренең теле үзенчәлекле. Һәр чорның үзенә генә хас лексикасы бар. Тарихи роман шул чорга хас тарихи һәм искергән сүзләрне файдаланып язылганда гына, чынбарлыкка якын тора. Бу романда язучы аларның һәрберсен белеп, урынлы кулланган. Куликово сугышы – Шөлди кыры сугышы, Үзи – Днепр, Ука – Ока, Кырпу ат – Карпат, бигать китерү – ант ит, ун фәрсах – ун чакрым һ.б. сүзләр әсәрдә искиткеч күп. Алтын Урда дәүләтенә һәм аның олысларына караган шәһәр, төбәк һәм башка географик атамалар (таулар, елгалар һ.б.), төрле халык һәм ыруларның борынгыдан килгән исемнәре бар да урынлы файдаланылган.

Романның теле аңлаешлы һәм күп бизәкле. Бигрәк тә табигать күренешләрен сурәтләү осталыгы язучыга бик мулдан бирелгән. Сөйләм теленең эпитет-метафораларга, матур чагыштыруларга бай булуы, табигать белән бәйле тирән мәгънәле риваятьләрнең күп булуы бу күренешләрне бөтен тулылыгы белән күзалларга мөмкинлек бирә. “Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары – үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман. Аһ, гүзәл соң, әй, тылсымлы, оҗмахтай бу яклар!..” Шунысы кызык: Ык, Чулман, Агыйдел буйлары табигате бүген дә матурлыгын, сафлыгын саклап кала алган. Мондый сурәтләүләр романда адым саен очрап тора.

Хатын-кыз гүзәллеген сурәтләү остасы буларак, бу романында автор иң матур хисләр уятырлык шагыйрәнә чагыштырулар куллана: “Иртәнге кояш нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу! ...Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр. Пешкән алма төсле алсу яңак...” Икенче бер урында язучы нәфис чагыштырулар ярдәмендә гүзәллекнең югары үрнәген сурәтли: “Кеш тиреседәй елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канатыдай кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялудан, тарсынуданмы икән, кызарып чыккан ике матур яңак.” Мондый сурәтләүләр әсәргә аерым бер бизәк, ямь өсти.

Язучы туган җирнең газизлеген, аның гүзәллеген аеруча яратып сурәтли. Аның һәр сүзеннән җан җылысы, горурлык һәм туган якны өзелеп ярату хисе сизелеп тора. Болгар олысының көньяк-көнчыгышында Зәңгәр тау, Чатыр тау, Урсал тавы, Каравыл тау, Кызылъяр һәм Мәгарә-таш таулары урнашкан. Күбесенең исеме бүген дә җырларда яңгырый. Авторның: “Җәннәт бакчасын күз алдына китерә алмыйча газап чиккән адәм безнең тарафка бер күз атса җитә!” – дигән сүзләре белән килешмичә булмый. Үз төбәген юньләп белмәгән кешеләр өчен нинди әһәмиятле мәгълүмат тупланган бу әсәрдә!

Сугыш-яу күренешләрен укыганда, шунда ук тарихи чор күзаллана. Язучы сөйләменә гадилек һәм төгәллек хас. Вакыйгалар, төрле эпизодлар тиз-тиз санап чыгу рәвешендә түгел, ә салмак кына һәр сүзнең урынын, тәмен белеп кенә сурәтләнгән. Алар, кинокадрлар сыман, берәм-берәм күз алдыннан уза торалар. Куликово сугышы алдыннан Мамай мирза һәм урыс ягыннан сугышучы ике баһадирны сурәтләгән өзек шуны раслый: “Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә буе сөнге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә генә ният иткәннәр иде дә, икесенең дә мәгърур сөнгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да чаптарлары белән җир өстенә ауды”. “Ике кыя шикелле”, “тәртә буе сөнге”, “ярып-сытып керде”, “чаптарлары белән ауды” сүзтезмәләре шулкадәр төгәл сайлап алынган ки, алар аз гына вакыт аралыгында булып узган үлем бәрелешен аермачык күзалларга ярдәм итә.

Дөрес, романда кан кою, кызганып тормыйча җан кыю, явызлык кылу һәм шуңа охшашлы күренешләр артык күп тоелырга мөмкин. Бу тарихи романнар өчен гадәти хәл, чөнки тәхет өчен көрәш-тартыш, ил белән ил арасындагы сугышларны шулардан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Язучы аларны башкача, ягъни сырлап-бизәкләп сурәтли алмый.

Язучы роман геройларының характерын берьяклы гына ачмаган. Ул аларның илгә, халыкка карата эшләгән хилафлыклары белән беррәттән, яхшы якларын да тарихи чынбарлыкка зыян китермичә, дөрес сурәтләгән. Мәсәлән, бертуктамый байлык артыннан куучы Мамай мирза тирә-яктагы илләрне һәм олысларны күпме генә таламасын, күпме генә кан коймасын, автор иң элек аның ил өчен нинди файда китерүе турында уйлана һәм шундый нәтиҗә ясый: “Иллә мәгәр, – ди автор, – Мамай Урда җирләренә бер генә чит-ят дошман гаскәрен керттермәде, мәмләкәтне таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде”. Авторның фикере белән килешмичә мөмкин түгел, чөнки ул роман геройларына, шул исәптән Мамай мирзага да, төрле чыганакларга таянып, тарихи дөреслеккә нигезләнгән объектив бәя биргән, аның татар тарихында тоткан урынын төгәл ачыклаган. Куликово (борынгы исеме – Шөлди кыры) сугышы турында рус тарихчыларының фикерләре безгә билгеле, алардан аермалы буларак, роман авторы: “Мамай җиңмәде дә ул Шөлди кырында, тар-мар да ителмәде”, “үз кулы астындагы гаскәрне хурлыкка калдырган башка бер генә орышы да булмады”, – дип саный. Башка тарихи шәхесләргә бәя биргәндә дә, язучы шушы позициядән чыгып эш йөртә.

Автор корган сюжет сызыгында вакыйгалар никадәр генә тыгыз урнашмасын, аларның тарихи бербөтенлеге, эзлеклелеге саклана. Вакыйга-күренешләр, бер җепкә тезелгән мәрҗәннәр сыман, төп герой Карабәк тарафыннан күзаллана, аларга үткен бәя биреп барыла, әмма вакыт-вакыт чигенешләр, үткәннәргә кире кайтып сурәтләүләр дә байтак. Мондый алым, төп вакыйгалар бәйләнешен күздән ычкындырмыйча, аларны кабат искә төшерергә, дөрес аңларга һәм нәтиҗә ясап барырга ярдәм итә.

Роман исеменнән күренгәнчә, аның төп герое – Карабәк. Әсәр: “Ерак бабам, бөек Карабәк рухына багышлыйм”, – дигән эпиграф белән башланып китә. Никадәр горурлык хисе, борынгы бабаларыбызга хөрмәт, җылылык чагыла бу җөмләдә. Чыннан да, татар тарихында Карабәк исеме әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.  Автор фикеренчә, Карабәк – Мамай мирза тарафыннан Алтын Урда тәхетенә ике тапкыр утыртылган Габдулла хан ул. Ул бу фикерен “Карабәк шәҗәрәсе”нә таянып нигезли, күрәмсең. Шәҗәрә буенча Карабәкнең нәселен Галимбәк исемле улы дәвам итүе билгеле. 1380 елда Болгар олысына Туктамыш хан тарафыннан бәк итеп җибәрелгән Габдуллның да Галимбәк һәм Алтынбәк исемле уллары булуы билгеле. Карабәк һәм Габдулланың бер үк шәхес булуын автор шул рәвешле раслый. Романдагы төрле эпизодлар белән бәйле аерым җөмләләр аша автор бу фикерен укучысы күңеленә тирәнтен сеңдерә бара: “Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый атны... Карабәк үзе дә онытты бит инде”. Автор Туктамышның да Карабәк-Габдулланы олы шәхес итеп санавын күрсәтергә теләп: “Хуш килдең, Габдулла хан... – дип, Туктамышның ике кулын сузып каршылавын күргәч, Карәбәк хәтта мәлҗерәп үк төште”, – җөмләсен китерә. Романда төп геройны Карабәк-Габдулла дип, ике исемне янәшә куеп атау еш очрый.

Романның беренче җөмләсен укуга ук, аның кайсы чорга каравы ачыклана. 1379 нчы елда Карабәкне корылтайга чакырып, Туктамыш ханнан фәрман килә. Күк Урда ханы Туктамыш ярым таркалу хәлендәге Алтын Урда олысларын берләштерү турында хыяллана. Максатына ирешү өчен, ул иң элек барлык олысларның әмир һәм бәкләрен канат астына туплап, юлындагы төп каршылыкны – Мамай мирзаны җиңәргә тиеш була. Фәрман китерүченең Карабәкне Габдулла хан дип атавы аны егерме ел элек булган истәлекле вакыйгаларга кире кайтара, бик күп вакыйгалар хәтерендә яңара. Роман сюжетында аларны өч төркемгә аерып булыр иде.

Беренчесе Мамай мирза сәясәте белән бәйле. Үзбәк хан һәм аның улы Җанибәк хан идарә иткәндә әле көчле һәм бердәм дәүләт саналган Алтын Урда, болар үлеп киткәч,  20 ел дәвам иткән канлы кырылыш-фетнә чорына килеп керә. Аз гына вакыт аралыгында 25 хан алышына. Җучи хан нәселенең иң соңгы тәхет биләүчесе Бирдебәк хан үлгән чорда Мамай мирза “тамырларын бик тирәнгә җибәргән”, “Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган” алган иде инде. Байлыгын, көч-куәтен арттыру өчен, аңа тагын да киңрәк юл ачыла. Чыңгызлар нәселеннән булмау сәбәпле, ул тәхеткә утыра алмый һәм аңа омтылмый да, әмма үзе өчен кулай булган унбиш яшьлек Габдулланы утырта, ил белән тулысынча үзе идарә итә башлый. Ул Мамай мирза ихтыярына буйсынып, аның сүзеннән чыкмыйча, “тәхет саклап” тыныч кына утыруын белә. Мамай мирза аңа ышанган, “Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде”. Мамай чорында Карабәк-Габдулла Урда тәхетендә ике тапкыр утыра. Икенче тапкыр тәхеттән төшерелгәч, Карабәк Кырымда кала. Туктамыш хан фәрманын ул шул чагында ала.

Роман сюжетының Туктамыш хан белән бәйле икенче өлеше башланып китә. Ул барлык олыс әмирләрен һәм бәкләрен Мамай мирзага каршы күтәреп, аны үз юлыннан алып ыргыта. Беренче чиратта зур дәүләткә хуҗа булу уе белән янса да, Туктамышның иң зур теләге – Алтын Урданы торгызу, ягъни Чыңгыз дәүләтен элекке хәленә кайтару. Таркалып бетә язган дәүләтне өр-яңадан туплау җимерелү хәленә килгән өйне сипләү белән бер. Шулай да тарихчылар Туктамышны Урданы кабат торгызып, аны бер йодрыкка туплаучы шәхес итеп саныйлар.

Туктамыш Карабәк-Габдуллага зур вазифа йөкли: ул аны “Болгар олысының олы бәге итеп билгели” һәм олысның кирмәннәрен ныгытырга әмер бирә. Бу максатка ирешү өчен, аңа “башка олыслардан җаны теләгән санда инсаннарны Болгар төбәгенә күчереп утырту” хокукы бирелә. Кырымнан гәрәй кабиләләрен Болгар җирләренә күчереп утырту шул чорга туры килә. Болгар илен урыс та, Алтын Урда ханнары да җае чыккан саен талап торганнар. Шәһәрләренең җимерелеп-таланып бетүен күреп йөрәге сыкрана Карабәкнең. “Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзе идең! – ди ул, сагыш-әрнүен баса алмыйча. Олыс бәгеннән әйттерелгән бу сүзләргә татарның барлык теләк-омтылышлары сыеп беткән. Кайберәүләр уйлаганча, бу үз-үзеңне камчылау (самобичевание) дигән сүз түгел. Киресенчә, бу сүзләрне һәрвакыт ирекле булырга омтылган һәм бүгенге тормышыннан риза булмаган татар халкының изге теләге дип кабул итәргә кирәк.

Карабәк тиз арада үзен каты куллы, таләпчән, гадел, кешелекле бәк итеп күрсәтә. Аның: “...мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә дип килдем”, – дигән сүзләре үк максатчан һәм көчле шәхес булуын күрсәтә. Шунысы кызык: аңа Мамай мирза да, Туктамыш хан да ныклы ышаныч күрсәткән. Байлык өчен бер-берсен сатып яшәгән ул чорда ихтирамга лаеклы шәхес булып калу могҗизага тиң нәрсә. Карабәк белән бәйле бу өлешне романның нигез ташы дип санарга була. Беренчедән, Алтын Урданың туплануында Болгар олысын ныгытуның әһәмияте зур. Карабәкнең бу эше аның ролен бермә-бер арттыра. Икенчедән, баш имәс Бачман баһадир нәселеннән чыккан Карабәк Туктамыш ханның Аксак Тимергә каршы көрәшендә ныклы терәгенә әверелә.
Карабәк образы романда төрле ситуацияләргә куеп ачыла. Укучы аны төрле сугыш-бәрелешләр вакытында уйлап эш йөтүчән гаскәр башлыгы итеп тә, Болгар олысы җирләрен ныгытучы төпле акыллы хуҗа итеп тә күрә. Автор бу героен, аның Алтынчәч һәм Айзирәккә булган мәхәббәт хисләрен һәм уллары Алтынбәк һәм Галимбәккә бәйле күренешләрне чын күңелдән яратып,  сокланып сурәтли, аңа ихтирамын әледән-әле сиздереп тора.

Романда Габдулла-Карабәк образы бераз идеаллаштырып та сурәтләнә икән, моннан берәүгә дә зыян юк. Шундый көчле рухлы бабаларыбыз булу үзе бер горурлык түгелме соң? Болгарны җимерүче Аксак Тимер алдында “Карабәк кыя кебек тураеп баскан көенә җавап тотты:

– Син илен югалткан һәм аның ватыкларын сәйлән ташларыдай өр-яңадан җыйган хуҗа түгел... Син чит җирләрне вәйран итүче кансыз баскын гына, ил төзүче, ил багучы түгел...”

Карабәкнең бу соңгы сүзләрендә Болгар илен югалту ачысы сизелеп тора, һәм ул илбасарларны гаепләү акты булып яңгырый.

Сюжетның өченче өлеше Туктамыш хан белән Аксак Тимер арасындагы көрәш белән бәйле. Туктамыш Алтын Урданы кабат аякка бастыруга ирешә. Мәскәүне дә ясак түләргә, Урданы танырга мәҗбүр итә. Карабәк һәм Хәсән бәк кебек сәясәтне төптән аңлаучы, гадел, Урда өчен җаннарын да бирергә әзер торган, объектив фикер йөртүче акыллы киңәшчеләре Туктамышка ярдәм итәләр. Тик әле генә бердәмлеккә ирешә башлаган татар иле туктаусыз барган сугышларны җилкәсендә күтәрерлек түгел. Автор фикеренчә, Туктамышның хаталары күп булу өстенә, сугыш-орышка җитәкчелек итү осталыгы да чамалы була. Әмирләр һәм бәкләр арасындагы хыянәтчеләр дә аяк чала. Туктамышның: “Сата, үзен сата татар! Бер яу барышында никадәрле түрә кабыгын алыштырды!” – дигән сүзләрен автор кабат-кабат әйттерә һәм бүген дә татар әнә шул кимчелеге аркасында кешечә яшәү һәм ирекле булу мөмкинлегеннән мәхрүм дигән фикерне раслый сыман.

Көчле сәясәтче һәм танылган гаскәр башлыгы Аксак Тимергә каршы тору мөмкин булмый.  Урда гаскәрләре 1391 елда Кондырча һәм 1395 елда Терек елгалары буендагы сугышларда җиңелә, Туктамыш властен саклап кала алмый. Туктаусыз дәвам иткән сугышлар, бер яктан, Алтын Урданың таркалуына китерсә, икенче яктан, Аксак Тимер тарафыннан Болгар олысы да җимерелүгә дучар ителә.

Урдага хуҗа булырга омтылган һәм үз даны өчен көрәшкән Идегәй шәхесенең чын асылы да шул чорда ачыла. Безгә билгеле “Идегәй” дастанында бу шәхес бары тик уңай яктан гына бәяләнсә, роман авторы аның башка сыйфатларын да ачыктан-ачык сурәтли. Оста сугышчы һәм гаскәр башлыгы, көчле дипломат саналган Идегәйнең төп максаты Алтын Урданы берләштерү һәм саклап калу икән, ул Туктамыш белән бергә булырга тиеш иде. Идегәй, киресенчә, Аксак Тимер белән берләшеп, Урданы җимерүгә зур өлеш керткән. Аның үз мәнфәгатьләре өстенрәк булып чыга, шуңа күрә Урдага китергән зыяны да күбрәк. Романда Туктамышның Идегәйгә бәддога уку күренеше бик тәэсирле итеп сурәтләнә. Аксак Тимерне Урдага алып килүче Идегәйне гаепләп, Хәсән бәк: ”Ил хәтле ил өстенә дошман чакырган сатлыкҗанны бер генә халык та гафу кылачак, онытачак түгел... Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт”, – дип кисәтә. Тик Идегәй үз максатына ирешүдә бернидән дә чирканмый. Роман ахырында Хәсән бәк белән яралы Идегәйнең соңгы очрашуы сурәтләнә. “Аксак Тимердән соң син кабих җан – татар илен тар-мар итеп бетергән иң-иң явыз мөртәт!” – дип бәя бирә аңа Хәсән бәк.
Соңгы 50 нче бүлек өч кисәккә бүленеп, һәр өчесе дә: “Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый”, – җөмләсе белән башлана. Авторның бу сүзләре Алтын Урданың җимерелүе котылгысыз икәнлеген күрсәтә. Роман үзе: ”Күк йөзендә козгын канат җәйде...” җөмләсе белән төгәлләнә. Мәгънәсе бик тирән бу җөмләнең. Алтын Урда җимерелгәч, аның кыйпылчыклары саналган аерым ханлыкларны гасырларга сузылган коллык, буйсынып яшәү, хокуксызлык көтүенә ишарә итә ул.

“Карабәк” романы – татар халкы, аның яшь буыны өчен бик тә кирәкле, тарихи белем бирә торган әсәр. Моңарчы татар халкының Алтын Урда чорына караган көчле әсәре юк иде әле. Бүген аның беренчесе дөнья күрде, икенчесе дә озак көттермәс, дигән фикердә каласы килә. Татар тарихы катлаулы, фаҗигале булуы белән аерылып тора. Ничә тапкыр Ватанын югалту хисе кичергән безнең халык. Баксаң, аның сәбәпләре бик тирәндә ята икән. Бүген алар турында һәркем белергә кирәк. Татар халкы берләшергә, бердәмлеккә ирешергә, ә моның өчен тарихның ерак чорларыннан килә торган хаталарны кабатламаска тиеш. “Карабәк” романы – ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган тәрбияви әсәр. Аның, һичшиксез, үз укучысы булачак. 

Беркетелгән файлКүләме
Тарихлы халык – горур халык [3]80.5 КБ

VK фикерләре