БДИга әзерләнү өчен сораулар. 8-9 нчы сыйныф

1. [э] авазы...
1) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, озын, алгы рәт сузыгы;
2) урта күтәрелешле, иренләшмәгән, озын, арткы рәт сузыгы;
3) урта күтәрелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы;
4) түбән күтәрелешле, иренләшмәгән алгы рәт сузыгы.

Рус төркемнәренең 9 нчы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен татар теленнән 2011 елгы БРИ биремнәренең күрсәтмә варианты

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының бердәм дәүләт имтиханы оештыру бүлеге тарафыннан әзерләнде. 

Укучыларыбызга эзләп табу өчен җиңелрәк булсын дип урнаштырылды.

БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез

Сорауларның С өлешендә иҗади эш – сочинение язарга туры килә. Сочинение язуның аерым бер тәртибе (калыбы) бар. Рус телендә аны клише диләр. Бу язмада сочинение язу тәртибен (калыбын) тәкъдим итәбез.

I. Кереш өлеше.
• Бу текстта авторның (автор конкрет күрстелә) әсәреннән (мөмкин булса, әсәр исеме дә күрсәтелә) алынган өзек бирелгән.
• Текстта сүз нәрсә турында бара, нинди тема яктыртылган?
• Берничә җөмлә белән текстка аңлатма бирелә. (Бу тема аша авторнәрсә әйтергә теләгән, теманы ачу өчен нинди алымнардан файдаланган?)

Буш нигезләр булмасын

Ресурс турында: 

2011 елда укытучыларга тәкъдим ителгән БРИ (ЕРЭ) сорауларының С өлешендә Ш. Мостафин тексты бирелгән иде. Шул текст буенча язылган сочинениенең бер вариантын тәкъдим итәм. 

Буш нигезләр булмасынБушап калган нигезләр, кешесез калган авыллар, көтеп-көтеп тә кайтмаган имәндәй нык ир-егетләр – солдатлар, тол һәм ятим калган аналар, балалар. Сугыштан соңгы авылны бары тик әнә шулай гына сурәтләп була.

Бу текстта нәкъ шул проблема – сугыш проблемасы, аның адәм баласына китергән афәте турында язылган. Проблеманың тирәнлеген күптәнге фотосурәт ачыктан-ачык чагылдырып тора. Куллары салынып төшкән ата да, ак яулыклы ана да улларын сугыштан көтеп ала алмаганнар. Аларның гомер иткән нигезендә уллары Миңнегаян гаилә корып, балалар үстереп яшәргә тиеш булган, тик сугыш бөтен өметләрне өзгән. Буш калган нигездә беркайчан да бала-чаганың шат тавышы да ишетелмәс, гөрләп-кайнап торган тормышның гүзәл мизгелләре дә чагылмас. Сугыш – кешелекне юк итәргә, бәхет-шатлыкны җимерергә сәләтле явыз нәрсә.

Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү (бу сораулар “Фонетика” бүлеген тирәнтен өйрәнү өчен бирелде)

Тартыклар классификациясе

Татар телендә 28 тартык. Шуларның өчесе (в, ц, щ) бары тик рус теле аша кергән алынма сүзләрдә генә кулланыла.

Соңгы фикерләр
Хәзер сайтта
Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 1 кунак.