Р. Хафизованың “Бурыч” хикәясе буенча язылган сочинение

Бурыч
Тарханова Гүзәлия 11 апрель, 2014 - 21:31

5 нче текст. Бурыч. (Р. Хафизова)

1) Сәгать алты тулар-тулмас иртәнге прогулкага чыгып барганда, күрше квартирага звонок биреп торучы карчыкка юлыктым. 2) Звонок төймәсе шактый биектә, әбинең буе тәбәнәк кенә: ул, аяк очларына басып, өскә үрелгән. 3) Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. 4) Карчык, кулын звонок төймәсеннән алмый гына, миңа текәлеп куйды. 5) Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптыраш сизелә иде. 6) Болай да ябык, җыйнак гәүдәсе борчудан куырылып калган кебек тоела.

7) Әбигә күршеләремнең бер генә атна элек ялга китүләрен әйттем. 8) Ул, хәвефләнеп, ни әйтергэ белми тотлыгып калды. 9) Аның тәмам өметсезлеккә төшүен күреп, кызганып куйдым. 10) “Бик кирәк идемени соң алар?” – дим. 11) Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. 12) “Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. 13) Өченче килүем инде. 14) Мунчага барганда, акчамны онытып калдырып, Хәбирәдән 25 тиен акча алып торган идем. 15) Шуны бирәсем бар иде,” – ди. 16) “И әби, шул 25 тиен артыннан йөрмәсәң инде, – дим, – әллә ни зур акча түгел ич!”

17) Карчык миңа ялт кына карап алды. 18) Сүзләремне ошатмавы шундук йөзенә чыкты. 19) “Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. 20) Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. 21) Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. 22) “Алайса, калдыр соң миңа 25 тиеңне, алар кайткач, кертеп бирермен,” – дим.

23) Әбиемнең йөзе балкып китте. 24) Җыерчыклары язылды. 25) Ул кире уйламасын тагын дигәндәй, миңа ашыгып тиеннәрен сузды. 26) “И балам, игелекле кеше икәнсең, рәхмәт яугыры, тагын ничекләр килермен дип хафаланган идем. 27) Рәхмәт, балам, аягың-кулың сызлаусыз булсын”.

28) Әбиең өстеннән тау төштемени! 29) Ул ашыга-кабалана ишектән чыгып китте. 30) Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе, җете ак челтәр шәле күз алдымда торды. (244 сүз)

 

“Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Үлеп-нитеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Р. Хафизованың “Бурыч” хикәясе буенча язылган сочинение

Минемчә, бу өзектә автор кешегә бурычлы булып калудан курыккан әбинең хис-кичерешләрен сурәтли.

Кешедән бурычка акча алып тору гадәти күренеш саналса да, аны түләү мәҗбүри шарт булып тора. Кеше яхшылыкка каршы яхшылык эшләргә тиеш. Шул хакыйкатьне белгән әби бурычка алып торган акчасын вакытында кайтара алмавына бик борчыла, өзгәләнә, хәтта югалып калган сыман тоела. Бу 5 нче һәм 6 нчы җөмләләрдә чагылыш тапкан. Кемгәдер 25 тиен акча зур бурыч булып тоелмаска да мөмкин, тик гомер буе әхлак кануннарына тугры булып яшәгән әби өчен бу зур кайгыга әверелгән. Бурычын түләү өчен өченче кат килүе дә шуны раслый. Әби укучы күңелендә ихтирам уята.Үзең дә сизмәстән, аның өчен борчыла башлыйсың. Бирегә аның кат-кат килергә дә әзер торуына төшенәсең, чөнки әби өчен намуслы, гадел булып калу бар нәрсәдән кыйммәт икәнлеген йөрәгең белән тоясың. Ярдәм кулы сузардай кеше очрагач, ул нык сөенә. Әйе, аның керсез иманына, саф күңеленә тап төшмәде. “Бурычыннан арынган әбинең эчке бер нур белән балкыган йөзе... күз алдымда торды,” – җөмләсе дә нәкъ шуны раслый.

Шулай итеп, автор әһәмиятле проблема күтәрә: кеше үз намусына хыянәт итмичә яшәргә, кешелекле булып калырга тиешлегенә төшендерә.

VK фикерләре