Тормыш мәктәбе

Тормыш мәктәбе

Кеше гомер буе укый, өйрәнә. Яратырга, якыннарының кадерен белергә, кешелекле булырга, гомумән, дөрес яшәргә өйрәнә. Мин үзем тормышта акыллы кешеләрнең сүзенә колак салып яшәдем. Ул кешенең кем булуы артык әһәмиятле түгел, гап-гади кешеме, әллә галим затмы – барыбер, тик төпле акылы булсын да хикмәтле фикерен әйтсен, файдалы киңәшен бирә белсен. Алган белемнәремне тормышта дөрес файдалану минем өчен яшәү кредосына әйләнде.

Кайда гына булсам да, кем белән очрашсам да, аралашкан кешеләремнән нинди дә булса гыйлем алып калырга тырыша идем, чөнки һәр кешенең нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе, әйтер сүзе була. Гел-гел үз хаталарыңны төзәтеп яшәү урынына хаталарсыз гына (хата дигәнең болай да булып тора ул) яшәү дөресрәк түгелмени?! Ярый, фәлсәфәгә кереп киттем бугай. Төп фикеремә күчәм. Беренчедән, мин үзем ишеткән һәм укыган акыллы фикерләрне гел язып бара идем. Бу минем беренче “йомшак” ягым. Икенчедән, үзем һәм якыннарым кулланып караган һәм файдалы дип табылган рецептларны (аларга ашау-эчүгә һәм сәламәтлеккә караганнары керә) язып теркәп куя бардым, аларны әнидән, башка таныш кешеләрдән алдым. Кирәге чыкканда файдаланам. Мин шуларны һәр барчагызга да тәкъдим итәм. Файдаланыгыз һәм рәхәтен күрегез.

P.S. Мин үзем куллана торган рецептларны гына тәкъдим итәм. Сездә башка төрле, тагын да кәттәрәкләре бардыр, әлбәттә. Минем сайтка җибәрсәгез, рәхмәтле булыр идем. Үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу булыр иде бу. Алдан ук сезгә рәхмәтемне белдерәм. Сайтлар катнашында берәр конкурс оештырсалар, бер-беребезне шунда сыйлар да идек. Бу рецептлар туплау эшен дәвам итәрбез дип уйлыйм.

3 бит