Яшь калырга теләүчеләр өчен! Тиренең матурлыгын саклау

Тиренең матурлыгын саклау
Тарханова Гүзәлия 15 октябрь, 2011 - 21:40

40-50 яшьтән соң тире бик тиз “олыгая” башлый. Моны акрынайту һәм тирене яшь тоту өчен бик җиңел рецептлар бар.

1. Беренче маска болай ясала.

1 йомырканың агын һәм сарысын аерып аласың. Агын туглап, ярты лимонның согын кушып болгатасың. Кушылманы биткә сөртеп, 5 минут тотасың. Аннан соң җылымса су белән юып аласың.

2. Икенче маска.

Йомырканың сарысына 1 чәй кашыгы үсемлек мае, калган ярты лимонның согын салып болгатасың. Бит тиресенә сөртеп, 20 минут тотасың да җылы су белән юып аласың.

Моннан да җайлырак ысулын белсәгез, сез дә языгыз әле. Беренче тапкыр эшләгәндә үк нәтиҗәсен күрерсез. Үз-үзебезне карарга иренмик. Сезгә сәламәт матурлык телим.

“Банан” рецепты бит тиресенең төсен матур тотарга һәм картаюдан сакларга ярдәм итә. Ул да җиңел ясала: ярты бананны чәнечке белән изгәләп, 1 аш кашыгы 10-15 % лы сөт өсте, 1 чәй кашыгы бал салып болгатасың. Бит һәм муен тирәсенә ягып, 15-20 минут ятып торасың. Аннан соң җылы су белән юып аласың. (Соңгы рецептны “Мәдәни җомга”ның 2011 елның 14 октябрь саныннан алдым). 

VK фикерләре