Картаймас өчен эчәргә кирәк

Каһвә
Тарханова Гүзәлия 23 март, 2013 - 16:30

Шундый исем астында “Шәһри Казан” газетасында  (21 март, 2013 ел) басылып чыккан рецептларны кызыксынып укып чыктым. “Бактың исә, гап-гади эчемлекләр эчәсе килүне генә басмый, картаю процессын да акрынайта икән,” – дигәннәр анда. Анда язылганнарны һәр кеше файдалана ала.

Су

Кайчан эчәргә: иртәдән. Алдагы көнне берәр бәйрәм-мазар булып, әллә ничә төрле ризык белән сыйлансаң, иртән уянуга ук бер стакан су эчеп кую комачауламас. Ул токсиннарны чыгара, тән тиресен дымландыра, ашказанын ризык кабул итәргә әзерли, бөерне эшкә җигә. (Иртә белән торгач ук су эчеп куюның файдасы зур. Минем күршем гомер буе шулай эшләгән: һәр көн иртә белән су (кайнамаганы!) эчүне гадәткә керткән. 65 яшьлек булса да, аңа 45-50 дән артыкны биреп булмый. Су матдәләр алмашын яхшырту өчен кирәк, ди ул үзе. Шулайдыр, мөгаен. Искәрмә минеке.)      

Каһвә

Кайчан эчәргә: иртән. Каһвә уянып бетәргә булыша. Шул ук вакытта авыз куышлыгында яман шеш барлыкка килүгә комачаулык итә.

Яшел чәй

Кайчан эчәргә: төшке ашта. Яшел чәй матдәләр алмашын яхшырта, күкрәктә яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә.

Какао

Кайчан эчәргә: көндез. Какао, ягъни кайнар шоколадта... антиоксидантлар күп. Бер стакан какао йөрәк авыруларыннан саклый.

Сөт

Кайчан эчәргә: йоклар алдыннан. Кич белән эчелгән бер стакан сөт мускулларны – аксым, сөякне кальций белән тәэмин итә. Җылы сөт сару кайнауны баса.

VK фикерләре