Тиз өлгерә торган камыр

Тиз өлгерә торган камыр
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 22:06

Кунаклар килгәч, тиз генә пешеренергә туры килсә, бу иң уңайлы рецепт.Тәме дә искиткеч була.

1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы кечкенәсе) “Саф момент” чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5 нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас. Ашларыгыз тәмле булсын.

VK фикерләре