“Көнбагыш” салаты

“Көнбагыш” салаты
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 21:15

Катлап ясала, майонез өске катка гына салына.

- Тавык ите ваклап турала һәм тәлинкә төбенә җәеп салына.
- Пешкән кишер вак кына итеп турап салына.
- Маринадланган гөмбә турап салына.
- Ваклап  туралган суган.
- Ваклап туралган йомырка.
- Кукуруз (банкалап сатыла торганы) салына.
- Майонез ягыла, салат кырыйларына чипцы тезелә, тик аның җебүе ихтимал, шуңа күрә аны йомырка сарысы белән алыштыру кулайрак. Аны көнбагыш чәчәгенә охшатып, салат кырыен бизисең. Минем мандарин өлешләрен салып бизәгәнем булды, яраттылар.

VK фикерләре