"Тукайлы балачак" фильмы

Тарханова Гүзәлия 14 апрель, 2011 - 15:14

Кеше язмышы. Берәүләргә ул матур һәм гаҗәеп тә уңайлы тормыш бүләк итә. Андыйларның гомере, тигез генә аккан елга суы сыман, үз көенә җайлы гына, рәхәт кенә уза бирә. Икенчеләргә бер-бер артлы авырлыклар кичерергә, кыенлыклар белән туктаусыз көрәшеп яшәргә туры килә. Мондыйларның тормышы бер ярдан икенче ярга бәргәләнә-бәргәләнә, шарлавыклар аша сикереп агучы тау елгасына охшаган. Бу затларга гомер буе каршылыкларны җиңә-җиңә, үзләренең дөньяда яшәргә хаклы икәнлекләрен һәрдаим исбатлап яшәргә туры килә. ...

Видеоны йөкләп алу

Беркетелгән файлКүләме
Тукайлы балачак [23]53 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Бик тирән эчтәлекле, сыйфатлы һәм уйлап эшләнгән видео. Бер тында карадым. Балалардан бигрәк, ата-аналарга, укытучыларга зур ярдәм итәр дип уйлыйм. Бик зур рәхмәт. Видеоның эчтәлеген язма рәвештә дә күрәсе килә, Гүзәлия апа. Видеоны яздырып алу мөмкинлеге дә тудыра алмыйсызмы?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Гөлназ. Амин, шулай булсын. Видеоны алырга мөмкин булачак, бүген-иртәгә бу мөмкинлекне тудырырга тырышырбыз.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

"Тукайлы балачак" фильмын йөкләп алу мөмкинлеге булдырылды. Моның өчен "Видеоны йөкләп алу" сылтамасына басыгыз.

Фәридә исемле кулланучы сурәте

Фильм баштан ук үзенә ияртеп алып кереп китә. Гаҗәеп зур осталык белән Тукай узган юл яктыртыла. Аеруча кереш өлеше бик ошады.  Ул караучыда  зур кызыксыну уята, ахырына кадәр карап чыгу теләге тудыра. Балаларга да бик ошар дип уйлыйм. Гүзәлия ханым, фильм өчен сезгә бик зур рәхмәт, Ә Гөлназга сылтама куеп кызыксындырганы өчен рәхмәт белдерәм.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен эшләрендә файдаланырлык әйбер дип саныйсыз икән, мин бик шат.

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия апа, фильмны яздырып алгач, миндәге бер уйнаткыч та әйбәт күрсәтми. Нинди уйнаткычтан карарга микән, әйтә алмыйсызмы?

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Төрле форматтагы видеоларны карау өчен KMPLAYER ярый. Бик уңайлы.

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Бүген районкүләм үткән әдәби-музыкаль кичәне бизәү өчен, сезнең видеороликны да файдаландым, Гүзәлия апа. Бик матур килеп чыкты. Укытучыларга бирелгән ноутбукта бик әйбәт күрсәтте барысы да. Минем ХР белән берәр нинди проблема бардыр, күрәсең. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә хезмәтегез өчен. Әлбәттә инде, Гөлназга да! Афәрин!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Файдасы тигәч, бик шатбыз! Бу - иң югары бәя.

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, мондый уйнаткыч барын белми идем. Яхшы нәрсә! Әмма бу уйнаткычта да видеоның сыйфаты башкаларныкы кебек. Монда проблема башка нәрсәдә, күрәсең.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Бездә әйбәт күрсәтә. Сыйфаты  HD булгач, начар күрсәтергә тиеш түгел. Без аны 711 Мб кадәр кыстык. Әлбәттә, артык кысмаска да була, ләкин бу очракта "авырлыгы" зурая. Бәлки, сәбәп компьютер көйләүләрендә?