Мөҗәһит Әхмәтҗанов хикмәтләре

Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Гөлназ 26 август, 2011 - 16:58
                       ***
Моңы бар көйләп күрсәтер,
Теле бар сөйләп күрсәтер.
 
                       ***
Хыянәт итмә анаңа:
Телеңне сатма калада!
 
                       ***
Сүзне колак белән ишетәләр,
Йөрәк белән үлчиләр.
 
                       ***
Теләгеңне телә туган телеңдә,
Әниеңне котла туган көнеңдә.
 
                       ***
Тел түрә дә итә,
Гүргә дә кертә.

VK фикерләре