Факил Сафин әйткәннәр

Факил Сафин
Гөлназ 1 октябрь, 2011 - 22:30

Күптән түгел генә кулыма Факил Сафинның 2011 елда "Идел-пресс"та басылып чыккан "Галәм күзе" исемле китабы килеп керде. Якташыбызның шул китаптан алынган үткен сүзләрен сез дә укып карагыз әле.

                       ***
Чыпчыкта булса бөркетләр җаны,
Корыч тырнакта тотар дөньяны.
Бөркеттә булса чыпчыклар җаны,
Абзар эченнән эзләгез аны.
                       ***
Ил - трактор. Сазга чумган...
                       ***
Кыяфәт бар - эше юк,
Гәүдәсе бар - Кеше юк.
                       ***
Оҗмах булса да - Ватан.
Тәмуг булса да - Ватан.
Җан Ватанга тарта!
                       ***
Илсез халык - ипсез халык.
                       ***
Вакытында әйтелгән сүз генә асыл.
Алдан әйтелсә - көлке,
Соңга калса - төссез.
                       ***
Кап-кара төн.
Табып кара кимчелеген!
                       ***
Хәтерлесе - хәтәр кеше.
Хәтерсезе - мескендер.
Хәтәр икәнен дә,
Мескенлеген дә
Бәндә белсендер.
                       ***
Бәхетсезләр арасында иң бәхетлесе -
Мәхәббәт колы.
                       ***
Филнең курыкканы - тычкан.
Бөекләр азап чигә
Җаннарына оялаган ваклыктан.
                       ***
Шөһрәт аләме теткәләнер,
Әмма ямаулы булмас.
                       ***
Ялганның барысы да бар:
Чәчәге дә, исе дә, төсе дә.
Хәтта җимеше дә...
                       ***
Синең җаныңны кем белсен,
Кыр түгел, болын түгел.
Һәр яктырткыч йолдыз булмый,
Һәр чапкан колын түгел.
                       ***
Хакимият
халыкныкы?
Әкият!
                       ***
Каймакка төшкән чебен,
Каймакта көткән үлем...
                       ***
Ятимнәр үксез була.
Игелек сүзсез була.
Мәрхәмәтлек кылганнарга
Ил-гавем күзсез була.
                       ***
Ватан китте - очар кошны
Сукыр җилләр талыйдыр.
Сөт калды - анам теле ул.
Тел - иманның тамыры!
                       ***
Чиксезлеккә омтылабыз,
Тыелгысыз омтылыш.
Яшәештә читлекләр дә,
Чиксезлек тә куркыныч...
                       ***
Явызлыкны, матурлыкны
Тумыштан бирә Ходай:
Козгын үләксәгә куна,
Җиргә яз ясый тургай.
                       ***
Тормыш - гамь.
Гамь - уй.
Уй - галәм.
Галәм - шигырь!
Шигырь - сер...
 

VK фикерләре