Шәүкәт Галиев әйткәннәр

Шәүкәт Галиев
Гөлназ 14 август, 2011 - 20:32

- Ана телен  оныткан - анасын да оныткан.

- Тапкыр сүз мәгънәне тапкырлый.

- Кыеклап әйтсәң дә, турысын әйт.

- Сакау карга каты каркылдый.

- Әйтер сүзең юклыкны сиздермәс өчен, озак сөйләргә туры килә.

- Тыңласыннар дисәң, аз сөйлә,ишетсеннәр дисәң - кычкырма.

VK фикерләре