Хикмәтле хикәяләр

Ир белән хатын
Тарханова Гүзәлия 10 сентябрь, 2012 - 20:28

Бу хикәяләр кем тарафыннан һәм кайчан сөйләнелгәндер, хәтерләмим, тик бик гыйбрәтле булып тоелганга күрә, мин аларны “Хикмәтле хикәяләр” дип атадым. Хәтердә калган кадәресен сезгә дә тәкъдим итәм.

Беренче хикәя

Яшәгәннәр, ди, бер ир белән хатын. Көннәрдән бер көнне 60 яшьләрен тутырып, болар бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Бәйрәмгә кешеләргә изгелек эшләргә күнеккән тылсымчы хатын (фея) да килгән. Тик ул изгелекләрен яхшы күңелле кешеләргә генә кыла торган булган.

Килгән кунаклар бар да боларның яхшы гомер итүләре турында сөйләгәннәр. Тылсым иясе боларны тыңлап-тыңлап торган да: “Сез шулкадәр бер-берегезне хөрмәтләп яшәгәнсез икән. Мин сезнең икегезнең дә берәр теләген тормышка ашырырга ярдәм итә алам,” – дигән. Башта сүзне ирнең хәләл хатынына биргәннәр. “Мин ирем белән бик яхшы гомер кичердем, аның яхшылыгын тоеп яшәдем. Картайган көнемдә мин ирем белән бергә дөнья тирәли сәяхәткә чыгар идем, төрле илләрне, океан-диңгезләрне күрер идем,” – дигән хатын. Бар да мондый җавапны хуплаганнар. Фея аның теләген үтәргә әзер икәнен белдергән. Таягын бер селтәп җибәрүе булган, 60 яшьлек хатын кулына круизга бару өчен путевка килеп кергән. Сүзне ир кешегә биргәннәр. “Мондый җай гел чыгып тормый, шуңа күрә мин сәяхәткә карт хатын белән түгел, ә үземнән 30 яшькә кечерәк яшь хатын белән барырга теләр идем,” – дигән. Тылсымчы аны бу сүзләренә шаккаткан, шулай да аның да теләген үтәячәге турында белдергән. Таягын селтәве булган, 60 яшьлек ир 90 яшьлек бабайга әйләнгән. Нәкъ үзе теләгәнчә, хатыны аннан 30 яшькә кечерәк булып калган.

Бу хикәянең хикмәте шунда: синең белән гомер юлын үткән һәм үзеңне хөрмәт иткән хатыныңның кадерен белмичә, аны калдырып, яшьрәк белән китеп бару гаделлек булмас иде. Булганның кадерен белергә кирәклеген оныткан ирнең теләген фея әнә шул рәвешле канәгатьләндергән.

Бу хикмәтне беренче кат тыңлаганда, тылсым иясе ирнең хатынын 30 яшькә яшәртер, дигән уйлар кичереп утырган идем. Көтелмәгән нәтиҗә, ягъни феяның эше мине сокландырды. Хатынын кимсеткән ирне акылга утырту дөресрәктер, мөгаен.

Икенче хикәя

Бер кеше зур гына йорт сатып алган, ди. Аның янында җиләк-җимеш бакчасы да булган. Бу кеше бик бәхетле яшәгән, тик күршесе генә көнче һәм бик тә юньсез булган, ди. Ул гел рәхәт яшәгән күршесен бимазалап торган: я капка төбенә чүп түгеп киткән, я җиләк-җимеш бакчасына зыян салырга тырышкан. Начарлык эшлисе килгән кешенең башына нинди генә уйлар килмәс.

Көннәрдән бер көнне бу юньсез күрше пычрак чүп тутырган чиләген моның баскыч төбенә китереп куйган. Яхшы күңеллесе бик шәп кәеф белән йокыдан торган булган, тик чүп чиләген күреп, бераз күңеле төшкән, ди. Ул чүпне түккән, чиләкне бик яхшылап юган да иң шәп пешкән алмаларын тутырып, күршесенә кергән. Ишеген шакыган тавышны ишеткәч, яман күрше, ниһаять, мин моның ачуын чыгардым, дип уйлап куйган, тавыш чыгарырга әзерләнеп торган. Күршесе ачуланмаган, киресенчә, аның алдына алма белән тулып торган чиләген куйган да: “Кемнең күңеле нәрсәгә бай булса, шуның белән бүлешә инде,” – дигән.

Өченче хикәя (бер рус журналыннан укыган идем)

Бабасы белән оныгы сөйләшеп утыралар. Улым, шуны онытма, һәр кешенең дә күңелендә ике бүре утыра. Аның берсе усаллык, көнчелек, ялган булса, икенчесе яхшылык, миһербанлылык, өмет, игелек булыр. Алар гел сугышып торырлар, ди. Оныгы тыңлап-тыңлап торган да: “Ә кайсы җиңеп чыга?” – дип сораган. “Кайсын күбрәк туйдырсаң, шунысы өстен чыга,” – дигән бабасы.

VK фикерләре