Хикмәтле сүзләр

Хикмәтле сүзләр
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 22:21

(төрле чорда язып алынган фикерләр, кайберләренең авторлары билгеле түгел)

•  Гафу итә белү үзлегенә көчле кешеләр генә сәләтле. Көчсезләр беркайчан да гафу итмиләр. Махатма Ганди

•  Башкаларга төбәлгән явызлыктан усал кешеләр үзләре интегәләр. Фирдәүси

•  Үзенең җитешмәгән яклары күп булган кеше башкаларныкын күбрәк күрә.

•  Кешеләрне яраткан кеше озын гомерле була.

•  Язу (каллиграфия) – кеше аңының архитектурасы. Рамил Гарифуллин

•  Гений – ул бер процент талант, туксан тугыз процент хезмәт. Томас Эдисон

•  Бер суга ике тапкыр кереп булмый. Сократ

•  Һәр нәрсә үзгәреш хәлендә. Аристотель

•  Дингә каршы көрәш ул – милләткә каршы көрәш. Җамал Вәлиди

•  Кеше рухи яктан көчле булса, бар киртәләрне дә үтеп чыга ала. Рухы көчле булган милләтне бернинди усал сәясәт тә җиңә алмый.

•  Куркуыгызны җиңүгә үк сез рухи яктан ирекле булырсыз. Брюс Ли

•  Аллаһы Тәгалә кемне дә булса җәзаларга теләсә, шуны педагог итә. Сенека (Мин бу фикерне “Мәдәни җомга”дан (декабрь, 2009 ел) алган идем. Ни өчен шулай диде микән? Бер нәрсә сөендерә, димәк, без җирдә яшәгәндә үк тиешле җәзабызны алабыз икән.)

•  Гади һәм аңлаешлы итеп язу ихлас һәм игелекле булу кебек үк үтә дә авыр. Сомерсет Моэм, инглиз язучысы

•  Иң бәхетле чагың – бәхет турында уйламаган чагың. Шәүкәт Галиев

•  Телләр үлми! Үлә бары телен җуйган халыклар... Рәфикъ Юныс

•  Мәктәптә еш кына ташны шомартып, алмазны харап итеп куюлар да була. Роберт Ингерсолл, Америка язучысы.

•  Шик юктыр ки, Аллаһ сез кылганнарны тулаем күреп тора. (Бәкара сүрәсе, 110 нчы аять)

•  Мәхәббәткә нигезләнмәгән никах булган җирдә никахсыз мәхәббәт барлыкка килә. Томас Фуллер, инглиз тарихчысы.

•  Шагыйрь шигырь язучы гына түгел, шагыйрь – үзе шигырь ул. Хәсән Туфан

•  Яхшы башланган эш – яртылаш эшләнгән эш. (Мәкаль)

•  Яхшы ат үзенә камчы тидермәс. (Мәкаль)

•  Үз кадерен белмәгән кешенең башкалар каршында да кадере булмый. (Мәкаль)

•  Акча акчаны тудыра. (Мәкаль)

•  Әҗәт кайчысы дуслык җебен кисә. (Мәкаль)

Искәрмә: мөһерле сүзләрне алга таба да биреп барырга тырышырбыз.

VK фикерләре