- Татарча
- Tatarça
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйм.
1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып китәргә дә мөмкин. Тәмле булсын!
Рәдинә: Мин дә улларыма еш кына пешереп ашатам әлеге ризыкны. Бик яратып ашыйлар. Чыннан да, бик тәмле була. Ләкин мин шарчыклар ясамыйм, ә камырны җәям дә кискеч белән телле-телле ромбиклар кисеп чыгам. Аннан соң сыек майда йөздереп пешерәм.
Пешереп бетергәннән соң өстенә әзрәк шикәр оны да сибәргә була.