Дару аяк астында

Керән
Тарханова Гүзәлия 15 октябрь, 2011 - 21:34

Тирә-якны чолгап алган үләннәрнең файдасын белсәк тә, аларны даими кулланырга ашыкмыйбыз, врач биргән даруга өстенлек бирәбез. Быел мин кышын бил авыртудан җәфаландым. Җәен врачка барып, уколлар ала башладым. Бер баруымда медсестра белән сөйләшеп киттек. “Врачлар үзләре бу уколларны кадатмаска тырышалар, чөнки бавыр белән бөер эштән чыга,” – ди бу. “Алайса ничек дәваланырга соң,” – дим. Бу миңа гап-гади керәннең файдасы турында сөйләде. Мин шул турыда сезгә дә җиткерәм.

Керәннең тамырыннан да, яфрагыннан да файдаланырга була.

1. Кыргычта уылган керәнне арка һәм муен тирәсенә ягасың. Керән яндырмасын өчен, иң элек бу урынга көнбагыш мае сөртәсең. 20-30 минут тотасың, кемгәдер 20 минуты да җитә.

2. Йоклаганда эченә керән яфрагы салынган оекбаш кию аяк сызлаудан, салкын тиюдән ярдәм итә.

3. Радикулит белән интеккәндә яки бавыр кабарганда авырткан урынга керән яфрагы куеп, полиэтилен белән каплыйсың, өстеннән җылы әйбер бәйләп, 20 минут тотасың. Мин бал ягып та эшләп карадым, файдасы бар. Ялгыш йоклап китеп, тирегезне яндырудан саклагыз. Югыйсә бик кычытыр.

4. Керән яфрагы төнәтмәсе сидек куыгындагы һәм бөердәге ташларны эретеп, ком итеп чыгарырга сәләтле. Төнәтмә болай ясала: 2 литрлы банкага керән яфрагы тыгызлап салына һәм банка тулганчы аракы салына. Караңгы урынга куеп, 30 көн тотасың. Аннан соң сөзеп, шешәләргә тутырасың. Ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы төнәтмәне эчеп куясың. 

VK фикерләре