Буыннарны дәвалау

Буыннарны дәвалау
Тарханова Гүзәлия 5 август, 2011 - 21:56

1. Артритны дәвалау. Өрәңге яфрагы коелган чорда 3яфракны 2 стакан салкын суга салып, утка куясың, кайнап чыгуга сүндерәсең  (кайнатмыйсың). Суыткач сөзәсең һәм 0, 5 стаканлап эчәсең. Бу ашказаны асты бизе һәм бавыр өчен дә файдалы.

2. Бөер ялкынсынганда, сукыр кычыткан чәчәген чәй кебек эчәргә. Мин 1 баш чәчәкне гади кара чәй эчкәндә чәйнеккә салып та эчәм.

3. Аяк һәм кул буыннары сызлаганда сабельник настойкасы нык ярдәм итә. Соль-Илецкига барган кешегә кушып җибәрсәгез, иң көчле үсемлекне алып кайтып бирерләр. Ул тоз белән капланган якта тозлы җирдә үсеп утыра. Тамыры белән җыясың, яхшылап агып торган суда юасың. Бик тиз кибә, әйбәт саклана. Мондый мөмкинлек булмаса, аптекадан алырга була.

Настойка ясау җиңел. 1 литрлы банканың 0,25 өлешенә сабельник салына, 0,5 литр аракы салып, әйбәтләп каплыйсың һәм караңгы урында 21 көн тотасың (вакыт-вакыт болгаткалап торырга). Аннан соң сөзеп куярга кирәк. Ашар алдыннан 20 минут кала1 аш кашыгы эчеп куясың. Иң әһәмиятлесе: ашказаны җәрәхәтен дә (язва) әйбәт дәвалый. Мин үзем ике курс эчтем, файдасы зур.

VK фикерләре