Организмны чистартуның иң җиңел ысуллары

Карлыган
Тарханова Гүзәлия 5 июнь, 2013 - 15:46

Бүгенге көндә экология фаҗигасе иң элек кеше организмын эштән чыгара. Фитотерапия – агуланган организмны чистарту юлында иң үтемле чараларның берсе. Кайбер үләннәр организмда тупланган экологик “агу”ны юдыртып чыгарырга сәләтле.

Үги ана яфрагы

Аның яфрагыннан (киптерелгән булса да ярый) әзерләнгән төнәтмә бөерләрне чистарта, зарарлы матдәләрне бөер тукымасыннан лимфа капиллярларына кудыруны тизләтә.

Аны болай әзерлиләр. Ваклап туралган ике аш кашыгы яфрак өстенә 1 стакан кайнар су өстиләр, 40-60 минуттан соң сөзеп алып, 2 сәгать саен берәр аш кашыгы эчәләр. Ике ай буена иртә-кич эчәргә дә мөмкин.

Карлыган яфрагы

Карлыган яфрагыннан әзерләнгән төнәтмә күзәнәкләр арасына утырган зарарлы матдәләрне юдыртырга ярдәм итә. Бигрәк тә ул бавырны, артериаль кан тамырларын һәм лимфа төенен чистарта.

Төнәтмә ясау өчен бигрәк тә яшь яфраклар файдалы. (Кышка киптереп куярга да онытмагыз!) 25-30 яфракны юып ваклыйлар һәм өстенә ярты литр кайнар су салалар. Җылы тастымалга төреп, төнәтергә куялар. Суынгач, сөзеп алып, өч тапкыр 0,5 стакан эчәләр. Мин үзем чәй эчкәндә чәйнеккә карлыган яфраклары салып эчәргә яратам.

Тырнак гөл (календула)

Төнәтмәсе лимфа системасы аркылы токсинлы матдәләрне организмнан тизрәк кудыртырга ярдәм итә.

Төнәтмәне әзерләү өчен 2 балкашык киптерелгән тырнак гөл өстенә 2 стакан кайнар су салып, 15-20 минут төнәтергә. Аннан соң сөзеп алып, шул суны салкын урында сакларга. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан 0,5 стакан эчәргә.

Солы төнәтмәсе

Ул энтеросорбент ролен уйный, ягъни кандагы агулы матдәләрне эчәкләргә кудырта һәм аннан кире канга күчәргә ирек бирми. Эчәкләргә зыяны тимәгәнгә күрә, солы төнәтмәсен даими рәвештә эчәргә була.

Төнәтмә әзерләү. 1 стакан солы өстенә 2 стакан кайнаган җылы су салырга һәм 12-16 сәгатьтән соң, солысын сөзеп алырга. Әзер “кесәлне” олы кешегә көнгә 2-3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. Балаларга 1 аш кашыгы эчерергә кирәк.

Сәламәт булыгыз! Файдасын күрегез! Авырмагыз!

VK фикерләре