Гадел Кутуйның “Сихерле чәчәкләр” хикәясе буенча сочинение

Сихерле чәчәкләр
Тарханова Гүзәлия 13 апрель, 2014 - 19:37

6 нчы текст. Сихерле чәчәкләр. (Г. Кутуй)

1) Рөстәмне курку алды. 2) Әмма аның куркуы кызыксыну, хәйран калу белән катнаш иде. 3) Шуңа күрә урманнан качу, кая булса да югалып тору Рөстәмнең башына да кермәде.4) Моңарчы һичкайда күрмәгән, ишетмәгән дәһшәтле гүзәллекне татудан туган хис иде бу. 5) Агач яфраклары һәм үсемлекләр, алтынга манчылгандай, ялтырап яна башладылар. 6) Бөтен әйләнә-тирә иснәп туйгысыз хуш ис белән тулды. 7) Бер сүнеп, бер кабынып торган яшен яктысы күзләрне чагылдырды. 8) Рөстәмнең күзләре дүрт булды: ул берничә абагада нәфис бриллиант кашларыдай җем-җем итеп торган чәчәкләр күрде. 9) Күз ачып йомганчы, алар шундый үстеләр. 10) Чәчәчктән яуган нурлар яктылыгында үлән арасына төшкән кечкенә генә инәне дә табарга мөмкин иде. 11) Рөстәм бу тылсымлы чәчәкләрне ашыга-ашыга өзәргә тотынды. 12) Аңарда комсызлык туды: тел астына гына кыстыру түгел, ул аларны учлап-учлап авызына тутырды һәм чәйнәми-нитми йота барды. 13) Хәер, чәйнәргә кирәк тә түгел иде, чәчәкләр авызга эләгү белән, пешеп өлгергән җиләктәй эределәр һәм үзләреннән-үзләре югала бардылар.

14) Шуннан соң нәрсә булганын Рөстәм хәтерләми. 15) Аның башы әйләнде: ул, хәлдән таеп, җиргә егылды...

16) Бу вакыт Рөстәм трамвайлар туктала торган урынга килеп җиткән иде инде. 17) Җәяү байтак киленде, килә-килә өс-башы да кибәргә өлгерде. 18) Почмакта портфельле бер иптәш басып тора иде. 19) Рөстәм аның янына килде һәм:

‒ Абый, сәгать ничә? – дип сорады.

20) Рөстәмнең соравы портфельле иптәшне сискәндереп җибәрде. 21) Ул як-ка борылып карады, күзләрен уды. 22) Кул сәгатенә күз салды һәм сөйләнә-сөйләнә китеп барды:

‒ Сәгать сигез... 23) Ә кем сорый – белмим... 24) Колагыма шулай чагылды, күрәсең...

25) Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. 26) Сикерәсе, биисе килде. 27) Димәк, әби ялганламаган. 28) Хыял чынга әйләнде. 29) Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды. (241 сүз)

 

“Рөстәм шатлыгыннан нишләргә белмәде. Сикерәсе, биисе килде. Димәк, әби ялганламаган. Хыял чынга әйләнде. Димәк, Рөстәм чынлап та күзгә күренмәс булды.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрнең номерларын куегыз яки цитаталарны күчереп языгыз.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Гадел Кутуйның “Сихерле чәчәкләр” хикәясе буенча сочинение

Бу өзектә күзгә күренмәс кешегә әйләнү хыялы тормышка ашкан Рөстәм сурәтләнә.

Балачакта кемнәр генә бу турыда хыялланмый икән. Рөстәмне дә читләтеп үтми мондый хыял. Ул аның төп максатына әйләнә. Автор куелган максатка ирешергә тырышу проблемасын күтәреп чыга. Максатына ирешү өчен, Рөстәм урманга барып, абага чәчәге ашарга тиеш. Моның өчен куркуны җиңәргә кирәк. Бу – максатка ирешүдә иң беренче авыр адым. Рөстәм куркак түгеллеген раслады. 3 нче җөмлә фикеребезне дәлилләргә ярдәм итә. Абага чәчәк атканда югалып калмаска, аларны өзеп кабарга өлгерергә кирәк. Рөстәмнең бу адымы да уңышлы төгәлләнүен 11-13 нче җөмләләр раслый. Хыялының тормышка ашуын ул тукталышта белә. 28-29 нчы җөмләләр нәкъ шуны раслый.

Хикәядә күтәрелгән проблема беркайчан да әһәмиятен югалтмый. Кеше нинди генә максат куймасын, аңа ирешү өчен нык тырышырга, зур каршылыкларны үтәргә, хәтта көрәшергә дә кирәк була. Автор иң элек Рөстәмнең үзендәге курку хисен җиңүенә зур әһәмият бирә, чөнки көчсезлеген җиңә алган кеше генә җиңү ләззәтен татый ала.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: нинди генә максат куйса да, аңа ирешү һәр кешенең үзеннән тора. 

VK фикерләре

Фикерләр

Азат исемле кулланучы сурәте

Берниче моменты тошереп калдырылган,э болай эйбет