БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез

Тарханова Гүзәлия 21 июнь, 2011 - 09:36

Сорауларның С өлешендә иҗади эш – сочинение язарга туры килә. Сочинение язуның аерым бер тәртибе (калыбы) бар. Рус телендә аны клише диләр. Бу язмада сочинение язу тәртибен (калыбын) тәкъдим итәбез.

I. Кереш өлеше.
• Бу текстта авторның (автор конкрет күрстелә) әсәреннән (мөмкин булса, әсәр исеме дә күрсәтелә) алынган өзек бирелгән.
• Текстта сүз нәрсә турында бара, нинди тема яктыртылган?
• Берничә җөмлә белән текстка аңлатма бирелә. (Бу тема аша авторнәрсә әйтергә теләгән, теманы ачу өчен нинди алымнардан файдаланган?)

II. Төп өлеш.

1. Проблеманы  күрсәтү.
Бу тема белән бәйле рәвештә автор иң актуаль проблемарның берсен (берничә проблема күтәрелгән булырга мөмкин: сугыш, гаилә, мәхәббәт, табигатьне саклау һ. б.) күтәреп чыга.

2. Проблема төрле яклап ачыла: бу проблеманы яктыртып, автор, беренче чиратта, аның әһәмиятенә басым ясый (һәр фикереңне дәлиллисең), кешелек тормышында нинди урын алып торуына ишарә итә. Минем уйлавымча, автор бу проблеманы тиешенчә яктырта, аңлата алган (дәлиллисең, аргументлар китерәсең). Моның өчен ул төрле сурәтләү чараларын (метафора, символлар, чагыштырулар, аллегория һ. б.) кулланган. (Мисаллар белән ныгытасың.)

3. Автор позициясенә аңлатма бирү:
Автор позициясе. Аның әйтергә теләгән фикереннән төп позициясе дә ачык чагыла. (Мәсәлән, гаилә проблемасы мисалында аңлатыйк.) Автор гаиләнең җәмгыять чылбырында әһәмиятле урын алып торуына басым ясый. Гаилә генә балага тиешле тәрбия бирә ала. Гармоник тәрбиянең нигезендә дә гаилә тора. Гаилә ныклы булганда, җан тынычлыгы да була. Күңелле тормыш, бәхетле балачак, нәтиҗәле хезмәт, бер-береңә хөрмәт – гармонияле гаиләнең чын атрибутлары әнә шулар. Автор фикеренчә, гаилә бәхетен татымаган кеше чын бәхеткә ирешә алмый.
Автор фикере белән килешү. Аның фикере белән килешмичә булмый, чөнки... (тезислап, үз дәлилләреңне китерәсең.)
Әдәби әсәрләрдән, халык авыз иҗатыннан аргументлар китерелә. (Фактик хаталар җибәрергә ярамый, мисаллар бу темага туры килергә тиеш.)
Тормыштан алынган мисаллар белән дәлилләү. (Мисаллар ачык итеп, конкрет дәлилләү өчен кирәк.)

III. Йомгаклау.

Тексттан күренгәнчә, автор бу теманы уңышлы сайлаган. Авторның әдәби теле матур, җыйнак һәм бай, сурәтләү чараларыннан иркен кулланган. Ул тормышның иң әһәмиятле проблемаларын кузгатып, укучылар игътибарын җәлеп итә алган. 

Сочинение мисалы - "Буш нигезләр булмасын".

Кадерле коллегалар. БДИ биргәндә, нинди темаларга сочинениеләр язуыгызны әйтеп, аларның чыганакларын фикер калдыру мәйданында күрсәтсәгез, мин алар буенча сочинение үрнәкләрен язар идем.

Беркетелгән файлКүләме
БДИ (БРИ) бирергә әзерләнәбез [2574]37 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Гөлназ исемле кулланучы сурәте

Сочинение тексты: http://g2p.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_68916.rar