Буш нигезләр булмасын

Буш нигезләр булмасын
Тарханова Гүзәлия 12 май, 2011 - 09:59
Ресурс турында: 
2011 елда укытучыларга тәкъдим ителгән БРИ (ЕРЭ) сорауларының С өлешендә Ш. Мостафин тексты бирелгән иде. Шул текст буенча язылган сочинениенең бер вариантын тәкъдим итәм. 

Бушап калган нигезләр, кешесез калган авыллар, көтеп-көтеп тә кайтмаган имәндәй нык ир-егетләр – солдатлар, тол һәм ятим калган аналар, балалар. Сугыштан соңгы авылны бары тик әнә шулай гына сурәтләп була.

Бу текстта нәкъ шул проблема – сугыш проблемасы, аның адәм баласына китергән афәте турында язылган. Проблеманың тирәнлеген күптәнге фотосурәт ачыктан-ачык чагылдырып тора. Куллары салынып төшкән ата да, ак яулыклы ана да улларын сугыштан көтеп ала алмаганнар. Аларның гомер иткән нигезендә уллары Миңнегаян гаилә корып, балалар үстереп яшәргә тиеш булган, тик сугыш бөтен өметләрне өзгән. Буш калган нигездә беркайчан да бала-чаганың шат тавышы да ишетелмәс, гөрләп-кайнап торган тормышның гүзәл мизгелләре дә чагылмас. Сугыш – кешелекне юк итәргә, бәхет-шатлыкны җимерергә сәләтле явыз нәрсә.

Бу проблеманы чагылдырган бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасын “сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл” дип санарга була. Әсирлеккә эләккән совет солдатларының язмышын Н. Дәүли “Яшәү белән үлем арасында повестенда оста итеп сурәтләгән. Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугыш чоры кешеләренең кичерешләргә бай тормышын күрә алабыз. ...

 

Беркетелгән файлКүләме
Буш нигезләр булмасын [1430]30 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

Эльмира исемле кулланучы сурәте

Сайтыгыз бик ошады! Сезгә бик зур рәхмәт һәм тагын да зур уңышлар!!!

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Рәхмәт, Эльмира! Файдасы тигәнгә бик шат.

Кунак Хәлимә исемле кулланучы сурәте

Гүзәлия,материалларыгыз өчен рәхмәт. Бүген Дәүләт Думасының телләр турында язган законын күргәч, ГИАлар бирү булырмы икән? дигән уйлар килде әле.Милли телләрне өйрәнү мәҗбүр түгел, диелгән бит.20.12.12 ел.

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Хәлимә, милли  телләр өйрәнү калачак. ГИА бирү берничә елга гына кичектерелә. Әгәр дә Россия Думасы депутатлары (ЕГЭны бетерергә теләүчеләре) җиңеп чыга алсалар, безнең бәхеткә, ул бөтенләй дә бетәргә мөмкин.

Гэлназ исемле кулланучы сурәте

Исенмесез! Белмисезме бдига эзерлэну китабын кая алырга мэмкин икен?????????

Тарханова Гүзәлия исемле кулланучы сурәте

Гадәттә, андый китаплар төрле конференцияләрдә сатыла. Төгәл белмим.