Бушап калган нигезләр, кешесез калган авыллар, көтеп-көтеп тә кайтмаган имәндәй нык ир-егетләр – солдатлар, тол һәм ятим калган аналар, балалар. Сугыштан соңгы авылны бары тик әнә шулай гына сурәтләп була.
Бу текстта нәкъ шул проблема – сугыш проблемасы, аның адәм баласына китергән афәте турында язылган. Проблеманың тирәнлеген күптәнге фотосурәт ачыктан-ачык чагылдырып тора. Куллары салынып төшкән ата да, ак яулыклы ана да улларын сугыштан көтеп ала алмаганнар. Аларның гомер иткән нигезендә уллары Миңнегаян гаилә корып, балалар үстереп яшәргә тиеш булган, тик сугыш бөтен өметләрне өзгән. Буш калган нигездә беркайчан да бала-чаганың шат тавышы да ишетелмәс, гөрләп-кайнап торган тормышның гүзәл мизгелләре дә чагылмас. Сугыш – кешелекне юк итәргә, бәхет-шатлыкны җимерергә сәләтле явыз нәрсә.
Бу проблеманы чагылдырган бик күп әсәрләр иҗат ителгән. Ш. Галиевнең “Әткәйгә хат” поэмасын “сугыш чоры балаларына куелган һәйкәл” дип санарга була. Әсирлеккә эләккән совет солдатларының язмышын Н. Дәүли “Яшәү белән үлем арасында повестенда оста итеп сурәтләгән. Ә. Еникинең “Бер генә сәгатькә” хикәясендә сугыш чоры кешеләренең кичерешләргә бай тормышын күрә алабыз. ...
Berketelgän fayl | Küläme |
---|---|
Буш нигезләр булмасын [1430] | 30 KB |