Игътибар! Аттестация үтүче укытучылар өчен имтихан тесты сораулары һәм җаваплары

Тест сораулары
Тарханова Гүзәлия 3 oktyabr', 2015 - 14:49

Файл яңартылды! (23.02.2016, 19:45)
Аттестация үтәргә җыенучы хөрмәтле коллегалар!
Тестларның "Синтаксис" бүлегенең 1 нче соравына дөрес җавап - 2 нче җавап. Аңлатмасына игътибар итегез.

Хөрмәтле коллегалар!

2015-2016 елда аттестация үтәргә әзерләнүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 2015 елның апрелендә Мәгариф министрлыгы сайтында имтихан тесты сораулары урнаштырылган иде. Синтаксис, фонетика, лексика, морфология, татар әдәбияты буенча бирелгән тест сораулары кайберәүләргә авыр тоелырга мөмкин. Мин вакыт табып, ул сорауларны һәм аларның җавапларын үземнең сайтымда урнаштырырга булдым.

Дөрес җавапны курсив белән күрсәтеп, кара төс белән билгеләдем. Кайбер җавапларга аңлатма биреп барырга булдым.

Җаваплар ахырындагы аңлатмаларымны тәфсилләп язуым өчен гаҗәпләнмәгез, бу яшь коллегаларым өчен артык булмас, дип уйлыйм. Бар төшенчәнең дә мәгънәсен белеп китәргә кирәк, чөнки сорауларны үзгәртеп бирергә дә мөмкиннәр. Барын да белеп тору комачауламас.

Тест сорауларына әзерләнү өчен чыганакларның кайберләрен әйтеп узам. Татар әдәбиятыннан әзерләнү өчен “Әдәбият белеме” (терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге) бик кулай. Фонетика буенча Х.Х. Сәлимовның “Татар теле фонетикасы”ннан аңлаешлы, төгәл җавапларны бик җиңел табарга була. Лексика буенча шул ук авторның “Татар лексикологиясе” бик уңайлы. Ә.Б. Шакирҗанованың “Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары” китабы, “Татар телендә тыныш билгеләре” белешмәсе дә укытучы өчен бик кирәкле ярдәмлекләр. Аларның күләмнәре дә зур түгел. Әлбәттә, академик грамматика һ.б. китаплар да тулып ята. Алар балаларны олимпиадага әзерләгәндә дә алыштыргысыз әсбаплар булып торалар.

VK фикерләре