Әдәбият теориясе буенча өйрәнелә торган термин-төшенчәләргә аңлатма (А.Г. Яхин системасы буенча)

Тарханова Гүзәлия 5 сентябрь, 2010 - 20:07

5 нче сыйныф

Чагыштыру – нинди дә булса әйбергә (образга, геройга һ.6.) бәя бирү өчен, башка әйбер (образ, герой һ.б.) белән чагыштыру.
Каршылык – әйбернең үз-үзенә карата каршылыкта торуы (кыска да, озын да; яхшы да, начар да).
Сыйфат – әйбернең озынлыгы, төсе, яхшылыгы, көчлелеге һ.б.
Сыйфат дәрәҗәсе – сыйфатның төрле куәтлектә булуы.
Кабатлау – бер эчтәлектәге әйберләрнең күплеге.
Мәгънә – әйбернең, күренешнең безгә кирәк ягы.
Гомумиләштерү – вакыйгаларның уртак ягын табып, бар вакыйгаларны җыеп торучы исем бирү.
Идея – авторның шулай булсын иде (яки булмасын иде) дигән теләге. Әсәрнең төп фикере. ...

VK фикерләре