Г. Бәшировның “Табигатьнең кадерле бүләге” мәкаләсе буенча сочинение

Чишмә
Тарханова Гүзәлия 22 апрель, 2014 - 19:04

9 нчы текст. Табигатьнең кадерле бүләге (Г. Бәширов)

(1) Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? (2) Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. (3) Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, елгасы да булган, салкын чишмә чыга торган уңайлы урыннар сайлаганнар.

(4) Чишмә суы хәзер дә авылның иң кадерле сыйларыннан санала. (5) Кунак килдеме, берәрсе ерак юлдан кайәттымы, апалар чәйгә чишмә суы алып кайтырга ашыгалар. (6) “Суыбыз бик тәмле безнең!” ‒ дип, чын күңелдән горурланып, кунакны кыстый-кыстый сыйлыйлар. (7) Халык чишмәләргә матур исемнәр дә кушкан: Ак чишмә, Татлы чишмә, Шифалы чишмә...

(8) Уйлап карасаң, халыкның чишмә һәм коеларны шулай зурлавы һич тә юкка түгел. (9) Без көн саен чәй кайната, аш пешерә, юына һәм коена торган шушы гап-гади суның искиткеч гаҗәеп яклары, тылсымлы сыйфатлары бар. (10) Яшәү өчен бик әһәмиятле булган шушы төссез сыекчада алтмыштан артык төрле химик элемент бар икән. (11) Суның тәме дә, йомшаклыгы яки катылыгы да шул элементларның күп яки аз булуына бәйле.

Кайбер сулар белән авыруларны дәвалыйлар, андый чишмәләрне халык Изгеләр чишмәсе дип атаган.
Һәркем белә: сусыз яшәү мөмкин түгел. (14) Кеше атналар буе ашамыйча тора ала, әмма сусыз берничә көнгә дә түзә алмый. (15) Әгәр кеше тәнендәге суның уннан бер өлеше кимесә дә, аның хәле начарлана. (16) Менә бит суда нинди тылсымлы көч бар!

(17) Кайбер кешеләр, бәлки: “Күпме язсаң да, су һаман да шул су инде ул, мең ел элек аккан, тагын мең еллар агачак”, - диярләр. (18) Һич алай түгел шул. (19) Дөньяда чиксез нәрсә юк ул. (20) Эчә торган төче су планетадагы барлык суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. (21) Калган туксан сигез проценты эчәргә ярамый. (22) Ул ике процент һич артмый <...> ә кими генә бара...

(23) Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.

 

“Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Г. Бәшировның “Табигатьнең кадерле бүләге” мәкаләсе буенча сочинение

Бирелгән өзек “Бу хәл безне сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиеш” җөмләсе белән төгәлләнгән. Тексттан күренгәнчә, автор табигатьне саклау проблемасын күтәргән. Бигрәк тә эчә торган суның кадерен белү кирәклеге турында уйлана ул, чөнки чиста төче су бик аз. Моның шулай булуын автор 20-22 нче җөмләләрдә фактик мисалларга таянып раслый.

Без эчә торган суыбызны, нигездә, чишмәләрдән алабыз. Алар күп бездә. Авыл халкы су чыганакларын даими чистартып, карап тора. Төсле коймалар белән әйләндереп алынган чишмәләр яныннан кеше өзелми. Тирә-ягы матурлап бизәлгән чишмәләрне күрү, алар янында ял итү, саф суыннан авыз итү үзе зур бәхет түгелмени? Чишмә суының файдасы турында 10 нчы, 12 нче җөмләләр ассызыклый. Бер яктан, чишмәләр авыл бизәге булып саналса, икенчедән, алар халыкның холык-фигылен, дәрт-дәрманын чагылдыручы чыганаклар да булып тора. Күп санлы җырларыбыз да шул турыда сөйли.

Чишмәләребезгә игътибар зур булса да, төп төче су чыганагы булган күлләребез-елгаларыбызга без һаман да битараф әле. Аларга агызылган пычрак суларда нинди генә агу юк. Балыклар кырыла, су хайваннары интегә һәм, ниһаять, кеше даими рәвештә агулы су эчәргә мәҗбүр ителә. Бигрәк тә, елга суыннан файдаланган шәһәрләр өчен бу зур проблемага әйләнә бара. Завод-фабрикалар штраф түлиләр дә котылалар, ә кеше... Бу турыда ил белән уйланмасак, безне киләчәктә зур фаҗига көтүен аңлау кыен түгелдер. Автор фикеренчә, чиста су “һич артмый <...>, ә кими генә бара...”

Шулай итеп, безгә әле тынычланырга иртәрәк. Барлык төче су чыганакларын саклау, вакытында чистартып тору эшенә ил белән ныклап тотынасы бар.

VK фикерләре