Безнең һәрберебездә яшәүче акчарлак. Р.Бах

Акчарлак
Тарханова Гүзәлия 13 октябрь, 2014 - 20:13
Ресурс турында: 

Эссе авторы: Казан шәһәре 96 нчы гимназиясенең 1 нче категорияле укытучысы Латыйпова Гөлнур Гайнетдин кызы

Яр буена килеп, акчарлакларның ярдан-ярга, кыядан-кыяга очуларын карап тору күңелгә бер рәхәтлек бирә. Ни эзлиләр алар? Канат җилпүләренең максаты нәрсәдә? Шундый җитезлек белән кая ашкыналар? Үзем дә сизмәстән, алар белән охшашлык эзли башлыйм. Кешеләр һәм кошлар... Алар арасында әйтеп бетермәслек уртаклык бар. Һәр көн иртән күңел каядыр ашкына: очасы, күкләргә күтәреләсе, белем дөньясының иң югары ноктасына менеп җитәсе килә...

Ричард Бах үзенең әсәрендәге Джонатан атлы акчарлак аша, әйтерсең лә мине кош образына кертеп сурәтли. Кош үзенә азык табып, башкалар шикелле яшәүгә риза булмыйча очарга ашкына. Юлында нинди генә киртәләр булса да, иптәшләре артлары белән борылсалар да туктап калмый, ургылып күккә атыла. Үзенең һөнәре белән башкаларны да үз артыннан ияртәсе, аларга күрсәтәсе, очу алымнарын өйрәтәсе килә. Әйтерсең лә табигать безне яшәргә өйрәтә... Әйе, табигатьнең һәр кисәге алга, югарыга омтыла шул! Кеше күңеле дә очар кош сыман күккә юнәлә... Юнәлеп кенә калмый, теләкләрне, ихтыяҗларны, уй һәм мөмкинлекләрне үзенә ияртеп, тормыш куйган киртәләрне вата, җимерә, өлешенә тигән көмешләрен җыя-җыя алга ыргыла.

Беркетелгән файлКүләме
Безнең һәрберебездә яшәүче акчарлак. Р.Бах [378]35.5 КБ

VK фикерләре