Эссе язу үзенчәлекләре

Эссе язу үзенчәлекләре
Тарханова Гүзәлия 13 октябрь, 2014 - 19:57

Сочинение жанрына караган эссе татар әдәбиятында көннән-көн күбрәк кулланышка керә бара.

Эссе – чын иҗади жанр. Төп өстенлеге шунда: аны теләсә нинди стильдә һәм теләсә нинди темага, ягъни үзең теләгәнчә һәм җаныңа якын рухта язарга була. Эссе – ишеткән, күргән һәм караган нәрсәләрең хакында фикер йөртү дигән сүз. Эссе язганда авторның шәхси күзаллаулары, аның уй-хисләре, дөньяга карашы беренче планга алына һәм аның төп юнәлешен билгели. Тик шуны аңларга кирәк, эссе язучыга иҗат иреге бирелүгә карамастан, бу жанрда язу җиңел түгел, чөнки авторның оригиналь идеясе  булырга һәм куелган проблемага карата стандарт булмаган карашлары чагылырга тиеш. Икенче төрле әйткәндә, эссе гадәти сочинениедән фәлсәфилеге һәм фикер үткенлеге белән аерылып тора.

Эссе французча “еssаi”, ягъни “язып карау”, “этюд”, “очерк” дигән мәгънәне аңлата. Ул ирекле композициягә корылган кечкенә күләмле прозаик сочинение. Аңа шәхси кичерешләрне сурәтләү һәм конкрет сорауга карата башкаларныкына охшамаган фикер белдерү хас. Эссе – нинди дә булса проблема буенча төгәл генә җавап бирүгә дәгъва белдерми торган жанр. Аның үзәгендә фәлсәфи, тарихи-биографик, публицистик, тәнкыйди-әдәби характерлы һәм субъектив бизәкләргә төренгән яңа сүз, фикер белдерү ята.

Эссе үзенең стиле белән дә башка жанрлардан аерылып тора. Аңа образлылык, афористик сөйләм, парадоксальлек хас. Көтелмәгән нәтиҗәләр, кызыклы бәйләнешләр һәм фикер борылышлары булган эссе тагын да баерак, кызыклырак тоелачак.

Сөйләм төзелеше ягыннан караганда эссе башка сочинениеләрдән аерылып тора. Анда полемик фикерләр динамик чиратлашып килә һәм күбрәк сөйләшү интонациясенә өстенлек бирелә.

Эссе жанрының спецификасы:

  1. Эссенең исеме темасына турыдан-туры бәйләнмәгән. Ул автор фикеренең башлангыч ноктасын чагылдырырга да мөмкин.
  2. Эссенең ирекле композициясе аның эчке логикасына буйсына, ә төп идея авторның үзенә генә хас “бизәкле” уй-фикерләре арасына яшеренгән булыр.
  3. Эсседә автор позициясе ачык күренеп тора.
  4. Авторның шәхси стиле булу бу жанрның төп таләбе булып тора.
  5. Эсседә авторның дөньяга мөнәсәбәте, хис-тойгылары, уй-хыяллары өстенлек итә.

VK фикерләре