- Татарча
- Tatarça
96 нчы гимназиянең югары квалификацияле укытучысы Нуриева Лилия Рашат кызының “Кырлай – шигърият мәккәсе” исемле презентациясен тәкъдим итәм. Әдәбият дәресләрендә Тукай турында өйрәнгәндә күрсәтү өчен бер дигән материал.
Максат: Тукай яшәгән урыннар белән таныштыру максатыннан Кырлайга сәяхәт ясау; туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
Бөек шагыйребезнең иҗади мирасын халыкка җиткерүдә төп рольләрнең берсен музейлар башкара. Андый музейлар Казанда, Кушлавыч, Яңа Кырлай авылларында бар. Габдулла Тукай “Исемдә калганнар” хикәясендә Кырлай турында: “Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным, ” – дип язган.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кырлай – шигърият мәккәсе (ZIP-архив) [11] | 76.51 МБ |