3 нче текст. Балык тоту. (А. Алиш)
(1) Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды. (2) Көн әле бик иртә. (3) Кояш та юк, ә шулай да якты. (4) Су өсте тып-тын. (5) Өф иткән җил дә юк.
(6) Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. (7) Калкавычны сөйрәп, су төбенә алып төшеп китәләр. (8) Таҗиның әтисе балыкларны сөйри дә чыгара, сөйри дә чыгара. (9) Ялтырап торган ап-ак чабакларны, көмеш тәңкәле кызылканатларны, әрсез алабугаларны. (10) Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. (11) Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. (12) Балык бик шәп эләгә. (13) Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. (14) Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. (15) Таҗи аны сизмәде дә. (16) Төшлеккә җитә башлагач, кояш бик нык кыздырырга тотынды. (17) Монысын Таҗи да тойды. (18) Әтисе дә. (19) Әтисе, кесәсендәге кулъяулыгын алып, маңгаендагы тирләрен сөртте. (20) Ә Таҗи:
– Фу... нәрсәгә кирәк булды инде бу кояш, – дип, зәңгәр күктән елмаючыны тиргәргә тотынды.
(21) – Кемгә кирәк, кемгә кирәкми, – диде әтисе, шуннан тагын ялгады, – кояш бер дә булмаса, һаман төн генә булыр иде, ә төнлә балыклар эләкмиләр. (22) Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр дә үсмәс, син дә, мин дә булмас идек, – диде. (173сүз).
“Кояш булмаса, җир өстендә үсемлекләр дә үсмәс, син дә, мин дә булмас идек, – диде.” җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланылган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
А. Алишның “Балык тоту” хикәясе буенча сочинение
Хикәянең соңгы җөмләсендә автор кояштан башка яшәү мөмкин булмавы турында бәян итә.
А.Алишның бу фикере белән тулысынча килешәм. Кояш – ул яшәү чыганагы. Аннан башка җирдә тереклек тә була алмас иде. Озын салкын кышта без кояшның яктылык һәм җылылык чыганагы булуы турында уйланабыз, аның кадерен беләбез. Җәен кояш артык кыздырырга тотынгач зарлана башлыйбыз, аның кадере кими төшә.
Таҗи да кояшны күк җисеме буларак кына кабул итә. Таң алдыннан кояш үзе күренмәсә дә, аның җиһанда барлыгы сизелә. Таҗи аның җылысын тоя, тик ул бу турыда уйланмый һәм моны кирәксенми дә. Әтисе белән рәхәтләнеп балык тота. Бу фикеребезне раслау өчен, 10-12 җөмләләргә күз салу да җитә. Автор Таҗига таң алды вакыты белән кояш кыздыра торган төш вакытын чагыштырып карау мөмкинлеген бирә. Малай әле кечкенә, физик үзгәрешләрне тойса да, ул аларның сәбәбен аңламый, шуңа күрә кояшка тел тидерә. Моны 20 нче җөмлә нигезендә дәлилли алабыз. Кояш булмаса, таң алды матурлыгы да, балыклы күл дә булмас иде. Автор үз фикерен малайның әтисеннән әйттерә. Табигать күренешләренә карата аңлы караш шулай тәрбияләнә.
Шулай итеп, автор, образлы сөйләмгә һәм табигать күренешләренә таянып, кояшның әһәмиятен һәм аннан башка яшәү мөмкин булмавын ассызыклый, укучыны шул турыда тирәнтен уйланырга чакыра.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
А. Алишның “Балык тоту” хикәясе буенча сочинение [657] | 30 КБ |