Түгәрәк өстәл артында сөйләшү

Түгәрәк өстәл
Тарханова Гүзәлия 23 сентябрь, 2014 - 12:28

2014 елның 28 нче августында Г. Камал театры артистлары һәм бер төркем кунаклар арасында түгәрәк өстәл артында эшлекле иҗади очрашу узды.

Очрашу Татарстан китап нәшриятының “Балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты” редакциясе җитәкчесе Шакирова Алия Ривовна һәм хезмәткәре Мансурова Гөлнара Камилевна тарафыннан оештырылды.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә, бер яктан, Г. Камалның “Банкрот” комедиясе буенча куелган спектакльдә катнашучы артистлар, икенче яктан, филология фәннәре докторы, профессор Заһидуллина Д. Ф., 96 нчы гимназия укытучысы Тарханова Г.И. һәм 27 нче гимназия укытучысы Нурмиева Г. В. һәм аның укучылары катнашты.

Искәрмә: “Банкрот” әсәре турында сөйләшү мәктәптә дә дәвам итте. Бу язмада чагылыш тапкан кайбер сораулар һәм җаваплар аннан да алынды.

Тема: Һәр чорның үз “Банкрот”ы.

Максат: артистлар һәм тамашачы диалогы аша укучыларга “Банкрот” комедиясенең актуальлеген һәм әһәмиятен, заманча куелышта чагылыш тапкан үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Беркетелгән файлКүләме
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү [15]49.5 КБ

VK фикерләре