Мостай Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак...” әсәреннән алынган өзек буенча сочинение

Икебез дә унөчтә булсак...
Тарханова Гүзәлия 21 апрель, 2014 - 10:11

7 нче текст. Икебез дә унөчтә булсак... (М. Кәрим)

(1) 1933 нче авыр ел иде. (2) Яз башыннан Акманайга балыкка йөрибез. (3) Алты яшьлек энем Ильясны да ияртәм. (4) Бик сабыр бала ул. (5) Көн буе чебен-черки тешләүгә еламый, түзә. (6) Эшебез уңышлы булса, учак ягып, балык кыздырып ашыйбыз. (7) Бөтенесен дә түгел, әлбәттә. (8) Кайбер көннәрдә тоткан балыкның барысын өйгә алып кайтабыз.

(9) Көн шундый эссе иде. (10) Күл өстенең тынычлыгы күңелгә курку сала. (11) Җимгә кагылып караучы юк. (12) Ак эшләпә кигән энем яр читендә күләгәдә тын гына утыра. (13) Ара-тирә сорап куя: “Капмадымы?” (14) “Юк шул”, - дим. (15) “Көн озын бит, кабар әле”, ‒ дип тынычландыра мине сабый.

(16) Төш узды. (17) Тирә-якта кармак салган малайлар, бәхет эзләп, я Ишбайга, я Димгә китте. (18) Без калдык. (19) Ильяс белән без һаман бәхет сыныйбыз. (20) Көн кичкә авышты. (21) “Абый, капмадымы?” - ди энем. (22) “Хәзер, хәзер каба”, - дип ышандырам. (23) Шулай дип әйтүем булды, зур кармагымның калкавычы бераз кузгалып куйды да кинәт төпкә батты. (24) Алтын сары корбан балыгы үлән өстенә чыгып ятты. (25) Кайткач, үлчәүгә салып карадык, кило ярым булды. (26) Ильяс якын килергә дә курка. (27) “Бу балыкмы, абый?” - ди. (28) “Балык. Корбан исемле”. (29) Ул шунда ук тезеп китте: “Безнең күрше ‒ Корбан. Безнең балык ‒ корбан”.

(30) Мин тиз генә кармакларны җыйдым да, балыкны капчыкка салып кайтырга чыктык. (31) Ильяс, дәртләнеп, башта бик тиз атлады. (32) Юкәлекүл урманына җиткәч, ач бала хәлсезләнде. (33) “Бераз гына утырып торыйк әле, абыем”, ‒ диде.

(34) Корбан миңа көч бирде. (35) Утырып тору кая ул! (36) Ильясны иңемә күтәрдем. (37) “Их, абыем <...> ‒ диде ул, рухланып, - нигә икебез дә унөчтә түгел икәнбез? (38) Икебез дә унөчтә булсак, күтәрешеп йөрер идек, арымас идек”.

(39) Энем инде күптән дөнья куйды. (40) Мин торып калдым. (41) Кайчак үкенеп тә куям: нигә аны шулай ешрак күтәреп йөртмәдем икән? (42) Мин бит һәрвакыт аңа караганда өлкәнрәк, көчлерәк булдым.

(43) Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...

 

“Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Мостай Кәримнең “Икебез дә унөчтә булсак...” әсәреннән алынган өзек буенча сочинение

“Кешеләр бер-берсенә игътибарлырак булсалар, үкенечләре әзрәк калыр иде...” Текст ахырында бирелгән бу җөмлә бик тирән мәгънәгә ия. Эшләнми калган эшләрегез өчен үкенерлек булмасын, үкенү хисе йөрәкләрегезне телгәләмәсен, дип кисәтә сыман безне автор.

Ул күтәргән проблема бик тә әһәмиятле. Үкенеч – кеше күңелен җәрәхәтләп торучы иң авыр хисләрнең берсе. Үкенеч ул – кешенең якты көнен караңгы төнгә әйләндерә торган яман чир.

 Бертуган ике малайның зуррагы, кечкенә вакытта энесенә карата игътибары җитеп бетмәгәнгә, үзен гаепле саный. 41 нче һәм 42 нче җөмләләрдә бу бик ачык чагыла. Үз тамакларын үзләре туйдырырга тиешле бу ике малай, бер балык тоту өчен, көнозын эссе кояш астында утыралар. Абыйсы ачлыктан хәлсезләнгән энесенең түземлелегенә соклануын яшерми. Моны 4 нче, 5 нче җөмләләр аша күрәбез. Алты яшьлек малайның ихтыяр көче зур булса да, хәлсезлек җиңә: абыйсы аны күтәреп кайтырга тиеш була. Шуңа да карамастан, олыгайгач, ул барыбер үкенү хисләре кичерә? Югыйсә аның гаебе дә юк бит. Минемчә, ул, көче була торып та, кыен чакта энесен гел күтәреп йөрергә түземлелеге җитмәгәнгә уңайсызлана. Физик яктан көчсез энесенең ихтыяр көче аныкыннан зуррак булып чыга. Ул үзенең ихтыяри көчсезлегеннән ояла, мөгаен, үкенүе дә шунлыктандыр.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтеп була, кеше вакытында кулыннан килгәннең барын да эшләргә тиеш. Кылган гамәлләрең өчен соңыннан үкенерлек булмасын.

VK фикерләре