“Казан дастаны”– кыйммәтле рухи хәзинә

“Казан дастаны”– кыйммәтле рухи хәзинә
Тарханова Гүзәлия 16 март, 2009 - 09:21

В. Имамовның “Казан дастаны” исемле тарихи романы дөнья күргәнгә дә өч ел үтеп киткән икән. Болгар чоры әдәбиятын өйрәнгәндә, бигрәк тә шул чорга бәяләмә биргәндә, һич арттырып әйтүем түгел, бу китап алыштыргысызга әйләнә. Ул татар әдәбиятында йөзек кашы саналырлык әсәрләр белән бер рәткә куелырга хаклы. Моңарчы беркем дә кагылып карамаган тарихи чорны сурәтләргә алынып, энциклопедик характердагы әсәр иҗат иткән Вахит Имамов киң карашлы, кыю фикерле язучы булуын тагын бер кат раслады.

945–1015 еллар аралыгында яшәгән Идел Болгары, Хәзәр каганлыгы, урыс кенәзлекләре арасындагы сәяси-икътисади багланышлар, шул чорда бу илләр белән идарә иткән тарихи шәхесләр һәм гади халык язмышы катлаулы, әмма үтә дә кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар эчендә ачыла. Бу вакыйгаларның үзәк ноктасында Болгар дәүләтенең бөтенлеге, халыкның иминлеге өчен көрәштә ныклы терәк булырлык яңа башкала – Казан каласына нигез салу тора. Искиткеч катлаулы чор. Төрле-төрле халыклардан, кабилә-ырулардан торган өч дәүләт. Хәзәр каганлыгы – арада иң көчлесе.

Идел болгарын да, таркау урыс кенәзлекләрен дә буйсындырып тота ул: зур-зур салымнар түләтә, җиткән егет-кызларын ала. Болгарлар белән урысларга, берләшеп, бердәм рәвештә яу белән чыгасы да бит. Юк шул. Ни болгарлар, ни урыслар үз илләрендә ныклы тәртип урнаштыра алмыйлар. Урыс илендә башбаштаклык хөкем сөрә. Тәхет өчен көрәштә агай-эне кырыла. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә төрле якка яу чабалар, үз җирләрендә генә эшләп, тамак туйдырып яшәсәләр ни була? Юк, күрше тавыгы күркә булып күренә. Идел Болгарына да әллә ничә мәртәбә һөҗүм итәләр. Болгарның алардан башка да илне болгатып торучылары җитәрлек. Бортаслар баш бирми, тәхет өчен астыртын гына көрәш бара. Ил тәхете вакытлыча ахмак бәндәләр кулына күчеп, ничә мәртәбә кыен хәлдә кала болгарлар. Илне ныгытасы, таркау кабиләләрне берләштерәсе, чикләрнең төрле якларында, бигрәк тә урыслар белән чиктәш урыннарда, кирмән- калалар саласы иде.
 

Беркетелгән файлКүләме
“Казан дастаны”– кыйммәтле рухи хәзинә [1264]107 КБ

VK фикерләре

Фикерләр

 Илдус исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез! Сайтыгызның укучыларын халкыбызның альтернатив тарихы белән таныштыруыгызны сорар идем. Үзегезнең фикерегезне язсагыз да шәп булыр иде. http://tatartarihy.jimdo.com