Ә. Еники хикәяләрендә кешеләрнең күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлекләре

Әмирхан Еники
Тарханова Гүзәлия 30 апрель, 2009 - 10:05

Максат: а) әдипнең берничә хикәясен анализлау аша кешенең хис-кичерешләр дөньясын сурәтләү алымнарын, психологик тирәнлеккә ирешү юлларын аңларга ярдәм итү; б) Ә. Еникинең психологик анализ остасы икәнлегенә төшендерү; в) укучыларның хис дөньясын баетырга булышу.

Җиһазлау. Язучының портреты, “Бер генә сәгатькә”, “Кем җырлады?”, “Ана һәм кыз” хикәяләре, Ә.Еники. Сайланма әсәрләр, ”Мәктәп китапханәсе” сериясе, II том, 2002 ел.

Искәрмә. 1) Әдәби әсәрләрне анализлау дәресе булганга күрә, укучылар хикәяләрне алдан ук укып килергә һәм уку барышында кайбер терәк сорауларга игътибар итәргә тиешләр. 2) Дәрес планы төзегәндә, укучыларның җаваплары якынча гына күзаллана. Тәкьдим ителә торган бу план-конспект дәрес барышында укучылар биргән тулы җавапларны исәпкә алып, тулыландырып бирелде. Дәрестә җавап бирүче укучылар күп, һәр җавап бирүче бала “Укучы” сүзе белән билгеләнде.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге дәрестә без Ә.Еникинең тәкъдим ителгән өч хикәясен анализларбыз һәм сугыш чорында яшәгән кешеләрнең эчке кичерешләрен, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләрен, күңел дөньяларын аңларга тырышырбыз. Психологик анализ остасы булган әдипнең әсәрләренә хас сыйфатлар белән танышырбыз. Хикәяләрне анализларга керешкәнче, аларның сюжетлары белән танышып китик. Иң элек “Бер генә сәгатькә” хикәясеннән башлыйк. (Укытучы бер укучыдан сорый)

VK фикерләре